Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:03

"Азатлык" хәбәрчесе танылган язучы, шагыйрь, гаҗәеп язмышлы кеше Фәнис Яруллин янында булып кайтты.


Фәнис Яруллин – Татарстанның халык язучысы, «Халыклар дуслыгы» ордены кавалеры, Татарстан республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты һәм М. Җәлил исемендәге Республика бүләге иясе, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре. Шуның өстенә сабырлыгы, оптимизмы белән таң калдырган шәхес тә ул.

Фәнис абый, сезнең иҗатыгызда шигырьләр дә, әкиятләр дә, хикәя-повестьләр дә, пьесалар да бар. Ләкин мине күбрәк шигырьләр кызыксындыра. Дистәләрчә шигырь китабы авторының шигырьләре иң күбе нинди темага язылган икән?

– Мәхәббәт темасы, туган як табигате: таулары, елгалары, игеннәре турында күп язылган инде. Мәхәббәт турында 500 битлек зур бер том бар. Быел әле, Аллаһ бирсә, чыгар дип торам, планга керткәннәр инде. Ул өр-яңа шигырьләрдән генә тора, 25 табаклык яңа шигырьләр китабы.

Ул 25 табак шигырьне язу өчен үзенә бер гомер кирәк. Кеше шигырь язуны жиңел генә эш дип уйлый, очып барган чебенне тотып алу белән чагыштыра. Алай гына тотып алып булмый шул аны. Очып барган чебен дә тоттырмый бит.

Фәнис абый, хәзерге заманда Татарстанда 300ләп язучы-шагыйрь бар диләр, гомумән аларга һәм хәзерге заман шигъриятенә ничек карыйсыз?

– Хәзер инде мин шигырьләрне алай колачлап укып бара алмыйм, хәлем дә юк, күзләр дә начарайды. Үзем дә бер ел буе бер юл шигырь дә язмадым. Журналларда, газетларда укыйм, ләкин аерым китап алып укыган юк.

Ярыйсы гына шагыйрьләр бар. Университетның “Әллүки” әдәби түгәрәге үз китапларын китергән иде. Араларында матур гына әсәрләр бар, өметле кешеләр дә күренә. Мисалга, Ленар Шәех шул шагыйрьләр арасыннан чыгып зур кеше булып китте.

Аннары һуманитар педагогика университеты әдәби түгәрәгенең китабын китерделәр. Аларның китабы “Әллүки” әдәби җыентыгыннан да ошыйрак төште. Аларда ниндидер җылылык бар, кешегә карата бер философик төшенчә, абстракт мәгънәдә карау түгел, ә кешегә кеше буларак карау бар аларда.

Бөтенесендә дә түгел, ләкин араларында шундыйрак талантлар чагыла. 300ләп язучы ул берничек тә була алмый инде, анысы аның кемнеңдер ниндидер юллар белән керүенә бәйле. Рекомендация сорап, миңа да күп киләләр, укып карыйм да андый шигырләр туйда, мәҗлесләрдә сөйләнә торганнар гына була шул.

Кемнеңдер китап чыгарасы килә, ләкин мин хәзер бала-чага түгел инде һәм ул минем дәрәҗәмне дә төшерә. Шуңа күрә мин аларга рекомендация язмыйм, берсенә дә. Заманында шактый кешене дөньяга чыгардым, ләкин алар да нык үсеп китә алмады.

Үсеп китәр өчен кешенең үзе эчендәге тырышлыгы, таланты кирәк. Ялкау кешедән шагыйрь чыкмый инде ул. Шагыйрь кеше болай тик кенә йөргән булып тоеладыр, ә ул су буенда чебен тотып, кармак салып утырса да, күңелендә ниндидер уй туа. Балык чиертеп куйса, аннан да ниндидер образ туа бит.

Образлар бик гаҗәп туалар, бер уйламаганда, урамнан барганда матур кызлар күреп, аларда ямьсез күренешләр чагылып китә. Андыйлар турында да язарга туры килә. Йөзләре белән матур булса да, күңелләре белән бик үк матур булмаган кешеләр дә бар бит.

Фәнис абый, язган шигырьләрегез арасында күңелегезгә иң якын булганы бармы?

– Язган шигырьләрнең һәркайсы якын, ләкин күңелгә аерым менә шушы шигырь якын дип әйтеп булмый. Һәр шигырьнең үзәгендә шигъри орлык ята. Ул шигырьне шигырь итә торган образлар бит инде, аларны хәтердән алып ташлап булмый.

Минем хәзер 51 китап чыкты, тагын ике китаплык әсәр бар. Тукталып торган вакытта да, һаман шигырь турында уйлыйм. Күңел уйлый, күңел шигырь сорый, ләкин язып куярга хәл юк. Кулдан ручка төшеп китә.

Фәнис абый, сезгә кайсы заман якынрак: совет чорымы хәзерге чормы? Гомумән, шагыйрьләргә, язучыларга кайчан җиңелрәк, уңайлырак булды икән?

– Совет чорында кысылу булды инде ул. Ләкин яхшы яклары да бар иде: мәсәлән, елына 130 китап чыгарырга планлаштыралар икән, ул китаплар һичшиксез чыгачак иде. Китап чыкканчы ук, 60% гонорар түләнеп куела иде.

Китап чыга дигәндә дә, әти эштән кайтты дип йөгереп чыккан бала кебек түгел бит ул, ул вакыт аралыгында язучыга яшәргә дә кирәк бит. Мондый күренеш шагыйрьләргә, язучыларга үсәр өчен үзенә күрә бер стимул да булып торды.

Ә хәзерге чорда әдәбиятта авырлык күбрәк. Мисал өчен, хәзер шигырьләреңне урлап алып, үзләренеке дип җырлап йөрүчеләр байтак. Үземнем дистәләрчә шигырьләремне бер юлын да үзгәртмичә, үзләренеке дип җырлап йөрүчеләр бар. Ә совет заманында андый хәл күзәтелмәде. Хәзерге чорда кем беренчерәк урлый – шул автор булып кала бит. Газетларга да язып карадым инде мин бу турыда.

Фәнис абый, бүгенге тел, милләт проблемасына ничек карыйсыз?

– Сәясәт үзгәрү белән тел дә, милләт тә үзгәрешләр кичерә. Мисалга, хәзер кайбер олырак шагыйрьләр Тукай чорындагы телгә күчә башлады. Андый шигырьләрне беркем укымый бит инде. Тукайны үзен дә тәрҗемәсез укып булмый бит.

Милләткә килгәндә, әлбәттә инде аның хәле һәр чорда да авыр. Сәясәтнең шулай тотрыксыз булуы әдәбиятка да, милләткә дә шактый тәэсир ясый. Бик күп илләрдә фаҗигаләрнең төп сәбәпчесе дә шул бит инде.

Без аерым дәүләттә тормыйбыз шул. Аерым дәүләт булып яшәсәк, әйбәтрәк, бәлки начаррак булыр иде. Начар яшәгән очракта да безнең рухыбыз азат булыр иде. Шагыйрь, язучы һәм гомумән һәр кеше өчен дә рухның азат булуы кирәк. Кеше азат булса, ул бәхетле була.

Фәнис абый сез иҗатыгызны шигырь, хикәя, әкият язудан башладыгыз, ә менә пьесалар язуга ничек күчтегез?

– Драмага күчү соңрак булды инде ул. Яшьрәк чакта бер пәрдәле пьесалар, скетчлар язгалый идем. Көннәрдән бер көнне Т.Миңнуллин: “Бу коймак кебек китапларың белән ачка үләсең бит, әйдә пьеса язрга тотын”, диде.

Зур пьеса язып карау теләге күңелдә күптәннән бар иде. Шуннан тема эзли башладым. Темасы бик актуаль булды. “Әнә килә автомобиль” дип аталды әлеге әсәрем. Ул хәзерге заман өчен дә бик актуаль әле, аны бүген куйсаң, кеше агылып йөриячәк. Кешенең комсызлыгы, көнләшүе, бер-берсеннән уздырып, машина алуларын чагылдыра ул.

Фәнис абый, татар милләтенә, яшьләргә теләкләрегезне әйтсәгез иде. Алар ни турында язарга тиешләр, йоклаган халыкны уятып, айнытып җибәрү өчен ниндирәк темаларны сайларга кирәк?

– Кешене уяту өчен бүгенге көн темаларыннан материал эзләргә кирәк. Сугышны, башка фаҗигаләрне ачып бирү кирәк. Без, гомумән, фаҗигаләр илендә яшибез. Шул фаҗигаләр иленнән чыгу өчен, субъектив фикерләр булса да, язарга кирәк. Киләчәктә аларның объектив фикергә дә әйләнеп куюы бар. Яшьләргә теләгем – бары тик кыю булырга, кыю кеше бу дөньяда беркайчан да югалып калмый.

Рәхмәт, Фәнис абый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG