Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:15
Норвегиядә прокурорлар узган җомгадагы ике террор һөҗүмен караган мәхкәмә утырышының ябык булуын тели.

32 яшьлек Андерс Брейвик Ослода шартлау оештыруда һәм Норвегия башкаласы янындагы яшьләр җәйүләвендә кораллы һөҗүмдә гаепләнә. Әлеге террор гамәлләрендә 90 кеше корбан булды, йөздән артык кеше яраланды.

Брейвик мәхкәмәдә үзенең гамәлләре турында тулы итеп сөйләргә җыенуын белдерде.

Осло мәхкәмәсе гаепләнүчене сак астында калдыру мәсьәләсен хәл итә. Гаепләү ягы Брейвикны сигез атнага кадәр сак астында калдыруны сорарга җыена.

Норвегиядә 22 июльдә булган фаҗигагә матәм чаралары үтә. Бүген ил һәлак булганнарны минутлык тынлык белән искә алды.

XS
SM
MD
LG