Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:17

Иран, Гыйрак, Сүрия Nabuccoга көндәш төзергә җыена


Иран, Гыйрак һәм Сүрия Европага газ үткәргеч төзү турында беренчел килешү имзалады. Әлеге үткәргеч газ ятмаларыннан дөньяда иң зурларының берсе булган Көньяк Парстан Урта диңгез аша Европага үткәрелер дип планлаштырыла. Озынлыгы биш мең чакырым, бәясе 10 миллиард долларлык үткәргечне өч-биш ел эчендә сафка бастырырга җыеналар.

Иран вәкиле әйтүенчә, Европадагы берничә ил төзергә җыенган Nabucco белән чагыштырганда, аларның үткәргече газ белән тәэмин итүдә ышанычлырак булачак.

XS
SM
MD
LG