Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йәмән оппозициясе хөкүмәт белән сөйләшүләрдән баш тартты


Йәмәндә оппозиция хөкүмәтнең илдәге киеренкелекне йомшарту өчен сөйләшүләр башларга дигән тәкъдимен кире какты. Йәмәндә берничә ай инде Гали Абдулла Салихның президентлыктан китүен таләп итеп протест чаралары үтә.

Оппозиция башлыкларының берсе Мөхәммәд Басиндва, Салих хакимиятне тапшыру планын имзаламый торып, оппозиция бернинди сөйләшүләргә дә бармаячак, дип әйтте. Әлеге планны Фарсы култыгы илләре хезмәттәшлеге шурасы тәкъдим иткән иде.

Июнь башында Санада яраланган Салих әлегә Согуд Гарәбстанында дәвалана.
XS
SM
MD
LG