Истанбулдагы мәхкәмә 2007 елда Грант Динкны үтерүчегә хөкем карары чыгарды. Җинаять кылганда 17 яшь булган Огюн Самаст 23 елга төрмәгә ябылачак. Ул җинаять кылуын таныды.
Грант Динк төрек һәм әрмән телләрендә чыгучы «Агос» газетының мөхәррире, Төркиядә яшәүче билгеле әрмән журналисты иде.
Тикшерү мәгълүматларынча, җинаять милли дошманлык нигезендә кылынган. Грант Динк Беренче дөнья сугышы вакытында Госманлы империясендә әрмәннәрне күпләп үтерүне геноцид дип атады. Төрек милләтчеләре аны шуның өчен күрә алмады.