Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Булгария" бүтән йөзмәячәк


«Булгария»не бүген кич Куйбышев исемендәге көймә төзәтү урынына алып китәчәкләр. Белгечләр әйтүенчә, аны ныклап тикшергәч, «Булгария» туралачак.

Идел елгасында баткан “Булгария” корабын тикшергәндә дүшәмбе иртәсендә тагын ике кешенең мәете табылды. Якшәмбе көнне алты мәет табылган иде. Хәзер инде бу фаҗигадә барлыгы 122 кешенең үлеме рәсми рәвештә раслана. Корбаннарның 28-е балалар.

Корабта табылган мәетләр Казанга җибәрелеп туганнары аларны танып алган.

Көймәдә булган 201 кешенең 79-ы коткарылды.
XS
SM
MD
LG