Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:00

Брейвик Путинны үрнәк итеп күрә


Норвегиядә 76 кешене үтергән Андерс Брейвик мөселманнарга тәре яулары башларга һәм Мәскәүдән үрнәк алырга чакыра.

Дүшәмбе көнне бөтен Норвегия корбаннарны бер минут тынлык белән искә алудан башлады.

Илдә җомга һөҗүмнәрендә, инде соңгы хәбәрләргә караганда, 76 кеше һәлак булган. Баштарак корбаннар санының 90-нан артык булуы әйтелгән иде.

Бу һөҗүмнәрне башкаруда гаепләнүче 32 яшьлек норвегияле Андерс Беринг Брейвик дүшәмбе көнне мәхкәмә каршына басты.

Кыска вакыт эчендә узган беренче утырышта Брейвик җомга көнне булган шартлау һәм атышны оештырганын һәм башкарганын расласа да, үзен гаепле дип танудан баш тарты. Мәхкәмәдә ул шулай ук бу эшкә бер террор челтәренә керүче ике төркемнең дә катнашканлыгын белдерде. Элегрәк ул ялгызы гына эш иткәнлеген белдергән иде.

Осло мәхкәмәсе хөкемдары Ким Һегер мәхкәмәне ябык ишекләр артында уздырырга карар итте. Журналистлар мәхкәмәгә кертелми. Бу инде Брейвикның мәхкәмәне үзенең радикал карашларын киң җәмәгатьчелеккә тарату өчен бер сәхнәгә әверелдерү мөмкинлеге булмаячагын аңлата.

Мәхкәмә сүзчесе хөкемнең ябык үтүен дәвам итүче тикшерү эшләренә зыян китермәү зарурлыгы белән аңлатты.

Беренче утырыштан соң Брейвик сак астына ябылды. Аңа дөнья белән аралашу мөмкинлеге бирелмәячәк.

Брейвик полициядә сорау алу вакытында Ослода хөкүмәт бинасы янында бомбалы машина шартлатуын да, Утейя утравында кешеләрне утлы коралдан атуын да раслады. Шартлаудан сигез кеше һәлак булса, утраудагы атыштан 98 кеше үлде. Моннан тыш, дистәләрчә яралының егермеләбе авыр хәлдә.

Брейвик мөселманнарга каршы чыга

Брейвикның бу адымнарга ни өчен барганлыгын аның адвокаты Геир Липпестад белдерде. Аның әйтүенчә, Брейвик бу һөҗүмнәр белән дөнья игътибарын үзенең сәяси карашларына җәлеп итәргә теләгән.

“Аның әйтүенчә, ул бу гамәлләрне коточкыч дип саный, әмма ул моны зарур дип исәпли”, диде адвокат Липпестад.

Брейвик үз карашларын үтерешкә берничә сәгать кала гына интернетка чыгарылган 1500 битлек белдерүендә ачып сала.

Бу белдерү аның мультикультурализмга һәм исламга каршы чыгучы христиан экстремисты булуын күрсәтә. Аны бигрәк тә Европада мөселманнар санының арта баруы борчый.

Брейвик Хезмәт фиркасе җитәкчесе, 1981-1996 елларда өч мәртәбә премьер-министр булган Гро Һарлем Брундтландның плюралист мөһаҗирлек сәясәте Норвегиядә мөселманнарның арта баруына китерде дип исәпли.

Табиблар Утойя утравындагы һөҗүмнән соң ярдәм күрсәтә
Брейвик полициягә Брундтландны җомга көнне Утойя утравында үтерергә теләгәнлеген әйткән. Еш кына “халык анасы” дип аталучы Брундтланд исә утраудагы җыенда чыгышын тәмамлап, Брейвик килер алдыннан гына киткән булган.

Интернетка чыгарылган белдерүендә ул шулай ук Европадагы башка күп кенә җитәкчеләргә дә шуңа охшаш гаепләүләр ташлый.

Брейвик үз белдерүендә Европадагы мөселманнарга каршы тәре яулары башларга чакыра.

...һәм Мәскәүдән үрнәк алырга чакыра

Европа җитәкчеләрен мөселманнарга карата йомшак булуда гаепләүче христиан экстремисты шулай ук җәмәгатьчелекне Мәскәү сәясәтеннән үрнәк алырга чакыра.

Яшьләрне мәдәни яктан консерватив итеп һәм патриотик рухта тәрбияләү өчен ул Мәскәү Кремле оештырган “Наши” яшьләр оешмасын үрнәк итеп китерә.

Алай гына да түгел, Брейвик фикеренчә, хәзерге иң яхшы сәяси система - Русиядә. “Европадагы массаларның эшләми торган демократиясен Русиядәге кебек, демократиянең идарә ителә торган формасына алыштырырга кирәк”, дип яза Брейвик.

Шул ук документта Русия премьер-министры Владимир Путин да искә алына. Путинны ул иң нык күрәсе килгән кешеләренең берсе буларак атый.
Дмитрий Песков

“Путин хөрмәткә лаеклы гадел һәм тәвәккәл җитәкче буларак кабул ителә”, ди ул. Әмма шул ук вакытта “Путинны анализлау кыен” дип өсти һәм ул безгә яхшы дусмы, иң яман дошманмы булачагы билгесез”, дип нәтиҗә ясый.

Русия премьерының матбугат вәкиле Дмитрий Песков, бу документның чыннан да Брейвикныкы булуы исбатланмый торып, ашыгыч нәтиҗәләр ясамаска чакырды. "Әгәр язма аныкы булса да, террорчы - ул “тәмуг кисәве”, ә аның барлык язганнарын “акылдан шашкан кешенең саташуы” дип атарга мөмкин", диде Путин сүзчесе.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG