Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан коммунистлары депутат урынын бүлешә алмый


Хафиз Миргалимов
Хафиз Миргалимов

Татарстан коммунистлары арасында депутат урыннары өчен көрәш кызганнан-кыза бара. Казанда узган соңгы хисап җыелышында коммунистлар бер-берсен партиянең нигезнамәсен бозуда гаепләде.


Шимбә көнне Русия Коммунистлар партиясенең Татарстан бүлеге Дума сайлауларына кандидатлар билгеләү өчен җыелыш үткәрде. Башта тыныч кына узар кебек тоелган бу чара, партиянең оппозиция төркеме тарафыннан оештырылган пикет белән сәгать ярымга соңарып башланды.

Кем хәрәмләшә?

Татарстанның төрле шәһәрләреннән килгән каршылык чарасын уздыручы коммунистлар төркеме, Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов һәм аның коллегаларын гаделсезлектә гаепләде.

Дума сайлауларында катнашачак кандидатларны билгеләгәндә тигезсезлек, партиянең нигезнамәсен бозу очраклары булуы да оппозиция вәкилләре күтәргән шигарләрдә язылган иде.

“Бездә азчылык күпчелеккә буйсына”

Хафиз Миргалимов оппозиция төркеменең әлеге чарасын, партия пленумында җиңелгән әгъзаларның бер реакциясе дип бәяли. Ул, әлеге чараны оештыручылар партиядә азчылыкны тәшкил итә, ә фирка нигезнамәсенә күрә, азчылык күпчелекнең карарына буйсынырга тиеш, ди.

"Бу бер сәяси провокация. Һәр партиядә бер оппозиция була. Менә бездә шул оппозиция сайлау исемлекләренә эләгергә теләгән иде. Ә җитәкчеләренең Татарстан бүлегенең беренче секретаре буласы килгән иде. Ләкин конференция алдыннан булган пленумда алар тулысынча җиңелде.

Бу чараны оештырып, алар үзләренең көчсез икәнлекләрен тагын бер тапкыр күрсәтте. Партиядә көч кулланып эшләп булмый. Бездә үзеңнең әдәплелегең, үзең күрсәткән үрнәк нигезендә генә эшләп була. Бу әдәпсез кешеләр конференция эшчәнлегенә йогынты ясамакчы иде", диде ул.

Миргалимов бу гауганы сайлау алдыннан килеп чыга торган хәл дип бәяли. Ә инде гадәти хәлдән гадәти булмаган хәл китереп чыгарырга теләүчеләр нигезнамәгә күрә җавапка тартылырга тиеш. Бу вакыйга хакында безнең җитәкчеләребез белә, ди ул.

Аның сүзләренчә, аңа каршы чыгучылар чип-чиста урында бер проблема китереп чыгарып, үз максатларына ирешмәкче. Миргалимов, үзенә карата әйтелгән, сайлауга кандидат итеп үз кешеләрен тәкъдим итә, дигән сүзләрнең дә дөреслеккә туры килмәвен әйтә.

"Бездә намзәтләр пленум карары белән билгеләнә, минем бары тик бер генә тавыш бирү хокукым бар", ди ул.

Миргалимов бу вакыйганы бер сәяси көрәш дип бәяли. "Аларның һәммәсенә дә беренче секретарь вазифасы, депутат мандаты кирәк. Аларга безнең нык карарлы адымнар белән Дума сайлауларына хәзерләнүебез ошамый", дип белдерә коммунистлар партиясенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов.

Татарстан коммунистлары 23 июльдә үткән партиянең 19нчы конференциясе нәтиҗәләре белән 26 июль – сишәмбе көнне матбугат очрашуында таныштырачак.
XS
SM
MD
LG