Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО һәм Европа Берлеге Косово төньягындагы низагны чишәргә тырыша


НАТО һәм Европа Берлеге вәкилләре Косово төньягында туган низагны чишәргә тырыша. Әлеге низаг андагы хакимият Сербия чигендә контрольне көчәйтү карары кабул иткәч туды.

Сишәмбегә каршы төндә Косово полициясе чик капкаларының берсен үз контроленә алды. Анда азчылыкта булган сербларның вәкилләре әлеге капкага килүче юлны япкан иде. Бәрелешләр вакытында полициянең бер хезмәткәре яраланган дип хәбәр ителә.

Косово хакимиятенең әлеге гамәле узган атнада серб эмбаргосына җавап итеп, Сербиядән импортны тыю белән бәйләнгән.

Косовоның бәйсезлеген җитмештән артык ил, шул исәптән АКШ һәм Европа Берлеге дәүләтләре дә таныган иде. Сербия Косовоны әле дә үзенең бер өлеше итеп саный.
XS
SM
MD
LG