Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкны "Булгария" фаҗигасе куркытмый


Иделдә йөрүче корабларның күбесе иске
Иделдә йөрүче корабларның күбесе иске

"Булгария" көймәсендә сәяхәткә чыккан 122 кешенең гомере өзелсә дә, иске корабларда юлга чыгучылар саны шактый.


Матбугатта Болгарга кадәр көймәдә йөрергә чакырган реклам белдерүләр күпләп басыла. Мәсәлән, “Булгария” көймәсендәге кешеләрне коткарган “Арабелла” корабы юлчыларны 2 көнлек сәяхәткә чакырып тора. Шулай ук, Әстерхан һәм Самарга кадәр Идел буйлап җилләнеп кайтырга тәкъдим ителә.

Татар матбугатында июль ахырында җырчы Хәния Фәрхи катнашлыгында көймәдә концерт тыңларга, кәеф-сафа корырга тәкъдим иткән игъланнар басылды.

Белдерүләр нинди генә кызыктыргыч булмасын, кораблары иске. Моны сәяхәт юлламаларын сатучылар да яшерми.

"Яңа кораблар Иделдә юк!"

Туристик ширкәтләр Әстерхан һәм Самара, Волгоградка, хәтта Азов каласына кадәр Идел буйлап круизлар тәкъдим итә. Мәсәлән, “Волжские путешествия” ширкәтендә хәзерге вакытта урак өсте.

“Жолио-Кюри” теплоходы Казаннан бу атнадан китә, анда инде билетлар сатылып беткән, Казан елга портында туктаучы башка көймәләрдә урыннар бар әле. Бәяләр сәфәрнең озынлыгына һәм көймәдәге бүлмәнең сыйфатына карап үзгәреп тора. Мәсәлән, Самарга 3 көнлек сәфәр 7 мең ярым сум тирәсе торса, 10-15 көнлек сәяхәт бәяләре 38 мең сумга җитә.

Корабларның ни дәрәҗәдә иске булуы турында сорагач, елга буйлап сәяхәтләр сатучы ширкәт вәкиле Алинә: “Алар иске түгел, аларның тышы гына иске, эченнән көймәләр яңартылган. Тышын да гел ямап торалар. Иделдә яңа кораблар юк”, дип җавап бирде.

Кешеләр үзләренә генә ышана

Казан урамында үткәрелгән кечкенә генә сораштыру күрсәткәнчә, мөмкинлек булса Идел буйлап сәяхәткә чыгучылар шактый. “Азатлык” хәбәрчесе, “Булгария” фаҗигасеннән соң елга буйлап йөрергә курыкмыйсызмы?" дигән сорау бирде.

Яшь кыз Аня: “Юк, мин елга транспортына ышанмыйм, корабларның төзек булуына ышанмыйм. Мөмкинлек булса, башка төр транпортны сайлармын”, диде.

Урта яшьтәге Рая ханым сәяхәттән баш тартмас иде. “Мөмкинлек булса чыгар идем, ә нигә чыкмаска, андый хәлләр сирәк була, без курыкмыйбыз”, диде ул.

Аның кызы Альбина туташ да шул фикердә тора. Ул: “Бик рәхәтләнеп Идел буйлап сәяхәт итәр идем, әмма 3 көнгә түгел, бер көнлек сәфәргә генә һәм гел иң өске палубада торырга кирәк. Коткару җиһазлары, көймәләренең кайда урнашуын тикшереп, гел уяу булырга кирәк”, дип җавап бирде.

Пенсия яшендәге Алексей әфәнде инде юллама да алып куйган. “4 августтан елга буйлап 5 көнлек сәфәргә җыенам. “Булгария” кебек 50 еллык көймәдә. Барам инде. Мин яхшы йөзәм. Берәр хәл булса, өске палубага чыгарга кирәк”, дип сөйләде ул.

Өлкән яшьтәге Мәхмүт абзый үлемнән курыкмый. “Минем сәфәрләрдә йөрер вакытым үткән инде. Миңа 95 яшь, мин курыкмыйм. Барыбер бер үләсе”, дип җавап бирде ул.
XS
SM
MD
LG