Accessibility links

Кайнар хәбәр

Норвегия хакимиятенең террор көнне полиция эшчәнлегенә дәгъвасы юк


Ослода матәм чаралары
Ослода матәм чаралары
Норвегия хакимияте 22 июль көнне илдә икеләтә террор һөҗүменнән соң полиция эшчәнлеген “фантастик” дип саный. Бу хакта Норвегия юстиция министры Кнут Сторбергет белдерде. Әлеге террор гамәлләрендә 76 кеше һәлак булды.

Сторбергерт, иминлек көчләре экстремизм куркынычын бәяли алмаган һәм Ослода шартлаулар оештырган, Утойя утравында яшьләр җәйләвенә һөҗүм иткән Андерс Брейвикны вакытында коралсызландырмаган дип гаепләүләрне кире какты.

Брейвик тикшерүчеләргә аның белән бергә хезмәттәшлектә илдә тагын ике һәм чит илләрдә берничә оешма булуын белдерде. Ул хәзер дә “Европаны исламлаштыру”га каршы “көрәш” алып бара. Кылган гамәлләре өчен үкенми. Бу хакта Брейвикның адвокаты Гейр Липперстад белдерде. Адвокат сүзләренчә, Брейвик үз акылында түгел.

Брейвик кулга алынды һәм ул кичә мәхкәмә каршына басты.

Сишәмбегә каршы төндә Норвегия шәһәрләре урамнарында йөз меңнән артык кеше кулларына шәмнәр тотып террор һөҗүме корбаннарын искә алды.
XS
SM
MD
LG