Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мароккода очкыч казасында 78 кеше үлгән


Марокко хакимияте илнең көньягында хәрби-транспорт очкычы казасында 78 кеше үлгән, дип белдерә. Өч кеше каты яраланган. Элгәре 20 кеше үлгән дип белдерелгән иде.

Беренчел хәбәрләргә караганда, очкыч Гилмен шәһәре тирәсендәге тауга бәрелгән. Начар күз күремендә пилот ялгышы казага китергән булырга мөмкин дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG