Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:52

БМО Африкада ачлыктан интегүчеләргә азык-төлек кертә башлый


БМО-ның Дөньякүләм азык-төлек програмы нигезендә бүгеннән миллионлаган кеше ачлыктан интегүче Сомалига ашыгыч рәвештә ризык кертү башлана.

Шулай ук Эфиопия һәм Кениянең Сомали чиге буендагы төбәкләренә ярдәм ителәчәк.

БМО мәгълүматларына күрә, Сомали халкының өчтән бер өлеше һәм Африка Мөгезе илләре арасындагы Җибути, Кения, Уганда һәм Кениядә миллионнарча кеше яшәү белән үлем арасында.

Быелгы корылык Африкада соңгы 60 ел эчендә иң көчлесе. Шулай булуга карамастан Сомалидагы ислам гыйсьянчылары үз контролендә булган төбәкләргә азык-төлек китерүгә киртә куя.

XS
SM
MD
LG