Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лебедевны шартлы иреккә чыгару иртәгә дә каралачак


Платон Лебедев
Платон Лебедев
Платон Лебедевны вакытыннан элек шартлы рәвештә иреккә чыгару үтенечен карау иртәгә дә дәвам итәчәк.

Бүген Вельски шәһәр мәхкәмәсендә ЮКОС-ның элекке башлыгы ябылган төрмә вәкиле, ике шелтәсе булган өчен җитәкчелек аны азат итүгә каршы, дип белдерде.

Мәхкәмә шулай ук Мәскәүдәге тикшерү барганда ябып тору урыныннан алынган яхшы бәяләмәне дә әлеге эшкә теркәде.

Вельский мәхкәмәсендә Лебедевны азат итәргә кирәк дип “Новая газета”ның баш мөхәррире Дмитрий Муратов, актриса Наталья Фатеева һәм шулай ук хатыны, ир туганы да чыгыш ясады.

ЮКОС-ның элекке башлыклары Платон Лебедев һәм Михаил Ходарковский нефть урлауда һәм кануный булмаган керемнәрне легальләштерүдә гаепләнеп 13 елга төрмәгә ябылган иде.
XS
SM
MD
LG