Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама дәүләт бурычы киртәсен күтәрү турында килешергә чакыра


Барак Обама
Барак Обама

АКШ президенты телевидениедәге чыгышында парламент әгъзаларын дәүләт бурычы киртәсен күтәрергә чакырды.

Кушма Штатлар дефолт мөмкинлегенә көннән-көн ныграк якыная бара. Парламентта республиканнар белән демократлар дәүләт бурычлары киртәсен никадәр күтәрү турында килешүгә ирешә алмый.

14.3 триллион долларлык бурыч киртәсен күтәрү турында килешү зарур. Ягъни хөкүмәткә тагын да күбрәк бурычка керүне рөхсәт итүче канун кирәк һәм бу 2 августка кадәр эшләнергә тиеш, чөнки шуннан соң дәүләтнең тиешле түләүләрне башкару өчен акчасы калмаячак.

АКШ президенты Барак Обама дүшәмбе көнне телевидение аша чыгышында демократлар тәкъдим иткән планны яклап сөйләде һәм "бурыч киртәсен күтәрмәү илгә бик зур зыян китерәчәк", диде.

“Кызганыч ки, соңгы атналарда Вәкилләр Пулатының республикан әгъзалары, бары тик калганнар чыгымнарны киметү зарурлыгы белән килешкән очракта гына, Америкадагы беренче дефолтны булдырмау өчен тавыш бирәчәкләрен белдерде. Әгәр бу шулай булып, без дефолтка барып җитсәк, безнең барлык хисапларыбызны түләү өчен дә җитәрлек акчабыз булмаячак. Социаль иминлек хисаплары да, ветераннарга түләүләр дә, меңнәрчә килешүләрне гамәлгә ашыру өчен түләүләр дә мөмкин булмаячак. Тарихта беренче мәртәбә АКШның кредит дәрәҗәсе ААА биеклегеннән түбән тәгәрәячәк. Дөньядагы инвесторлар Кушма Штатлар инде моннар ары ышанычлы түгелме дип уйланачак”, диде Обама.

Бурыч киртәсен күтәрү турындагы бәхәс дөнья базарларында да чагыла. Алтын бәясе моңа кадәр беркайчан күрелмәгән биеклеккә күтәрелде. Дөнья базарларында долларның бәясе төшә бара, чөнки инвесторлар дефолтның АКШ икътисадына һәм дөнья иктисадының үсешенә зыян китерәчәгенә борчыла.

Халыкара валюта фонды, бурыч киртәсен вакытында күтәрмәү АКШның хөкүмәт облигацияләренең рейтингын төшерәчәк һәм банк процентларының артуына китерәчәк дип кисәтте.

Халыкара валюта фонды шулай ук: "Дөнья финанс базарларында АКШ облигацияләренең зур урын тотуы сәбәпле, дефолтның тәэсире глобаль дәрәҗәдә дә нык чагылачак", диде.

Аналитиклар әйтүенчә, кредит рейтингын киметү банк процентларының артуына китерергә мөмкин.

Бу инвесторларның АКШ хөкүмәте облигацияләрен үзләрендә тоткан өчен түләүләрне арттырачагы белән аңлатыла.

Обама үз чыгышында: "Дефолт барлык американнар өчен салымнарның артуына тиң булачак, чөнки бурычка акча алу өчен процентлар да артачак", диде.

Шул ук вакытта Обама килешүгә әле дә өмет булуын әйтеп, финанс базарларын тынычландырырга тырышты.

“Мин ике якның да җитәкчеләренә алдагы берничә көн эчендә Конгрессның ике пулатыннан да үтәрлек һәм мин имзалый алырлык компромисска ирешергә тиешлекләрен әйттем. Мин мондый компромисска ирешә алачагыбызга ышанам. Килешмәүчәнлекләр булса да, моңарчы мин республикан җитәкчелеге белән уртак тел таба идем. Һәм мин ике фиркадән дә парламент әгъзаларының сәясәтне читкә куеп безгә тәрәккыяткә ирешергә ярдәм итәчәгенә өметләнәм”, диде Обама.

Республиканнар да, демократлар да дефолтка юл куймаячакларын әйтеп килә. Әмма республиканнар бурыч киртәсен алдагы берничә айга җитәрлек итеп кенә күтәрергә тели. Демократлар исә 2012 елның көзендә үтәчәк президент сайлауга кадәр бу мәсьәләгә кире кайтырга теләми, чөнки сайлау алдыннан бу турыда килешү тагын да кыенрак булачак.
XS
SM
MD
LG