Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмәгать пулаты “Булгария” һәлакәтенә “кайнар элемтә” ачты


Русия Җәмәгать пулаты “Булгария” хәлакәте турында мәгълүмат туплау өчен “кайнар элемтә” ачты. Махсус телефоннар сентябрь уртасына кадәр эшләячәк.

“Булгария” Татарстанда Кама Тамагы районындагы көймәләр төзәтә торган култыкка куелды.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, “Булгария”дәге суны суыртып бетергәч, тикшерү эшләре башланачак. Бөтен эшләр тәмам булгач көймә туралачак.

“Булгария” 10 июль көнне Иделдә баткан иде. 122 кеше үлде, 79 кеше коткарылды.
XS
SM
MD
LG