Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ирек Шәрипов: "Иркутскида татар тарихы бай, аны өйрәнергә кирәк"


Ирек Шәрипов
Ирек Шәрипов

Иркутски өлкәсенең Чүн районы Күлиш исемле татар авылында эшләп килүче мәдәният йортына ябылу куркынычы яный. Халыкны туплап торган бинаны саклап калуда Иркутcки татарлары Казаннан ярдәм сорый.


Проблемны урында өйрәнү максатыннан Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе урынбасары Ирек Шәрипов Иркутски якларында булып кайтты. Биредә ул өлкә, шәһәр түрәләре белән эшлекле очрашулар уздырган. Ирек Шәрипов әйтүенчә, Иркутски шәһәрендәге 100 еллык тарихи мәчеткә быел 6 миллион сум бүленеп бирелергә тиеш. Бу акча мәчетнең манарасын төзекләндерү өчен кулланылачак.

– Ирек әфәнде, Иркутски Казаннан шактый ерак, күпләр андагы милләттәшләрнең тормышы турында хәбәрдар түгел. Бу якларга барып кайтуыгыз нәрсәгә бәйле иде?

– Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре буларак, һәр төбәктә булган хәлләрне үз күзләребез белән күреп кайтырга тырышабыз. Иркутски өлкәсендә бүген 39 меңнән артык татар яши, аларның урындагы яшәеше белән күптән танышасыбыз килгән иде. Бу бару очраклы булмады. Иркутски өлкәсенең татар җәмгыяте рәисе Мирзаһит Хәбибуллин татарлар күпләп яшәгән Чүн районының Күлиш авылындагы Мәдәният йортын ябарга телиләр дип хәбәр итте, шушы проблемны хәл итәргә ярдәм сорадылар. Бу татарларны туплап торган мәдәният йорты, шуңа да аны саклап калу мөһим.

Иркутскида яшәүче татарларның күпчелек өлеше Столыпин реформалары вакытында күченгән милләттәшләребез яши. Татар кыю, юктан бар итә белгән, төрле эшкә курыкмыйча алына торган халык. 100 ел элек татар гаиләләре курыкмыйча ерак юлга чыгып киткән. Күпчелеге – Татарстан һәм Башкортстан төбәкләреннән чыккан кешеләр.

Столыпин реформасы эчтәлегенә килгәндә, шуны әйтергә кирәк: милләттәшләребезнең ерак юлга кузгалганнарын аңларга була, ул вакытта Себергә күчкән кешеләргә уңайлы шартлар тудырылган. Мәсәлән, һәр ир-атка 1 гектардан артык җир бүленеп бирелгән, йорт салырга, ат, сыер алырга мөмкинлек бирелгән. Хөкүмәт 50 сумлык дотация дә бүлгән. Димәк, ул авыр елларда бу форсаттан файдаланып калырга теләүчеләр күп булган.

Иркутскидагы татар авыллары 5 районда урнашкан, алар бер-берсенә якын, әмма бүген бу авылларның хәле мактанырлык түгел. Берничә салада булдым, кызганычка каршы, анда мәчетләр юк. Элек аларны торгызып җитешмәгәннәр, димәк, биредә яшәүче татарлар динебездән дә бераз аерылган. Мәктәпләр бар, ләкин кечкенә авыллардагы уку йортларында бала саны аз. Күлиш авылында 40 бала укый. Мәктәп яхшы белем учаклары исәбендә, ләкин бала саны аз булу сәбәпле быел түгел, ләкин берничә елдан соң аны ябу мәсьәләсе килеп туачак. Милләттәшләребез мәдәният йортсыз, мәктәпсез калса, киләчәктә авыл нинди хәлгә барып җитәргә мөмкин булганын күз алдына китерү авыр түгел.

Вакытында алар җиргә кызыгып, авыл хуҗалыгын күтәрәбез, иген үстерәбез дип киткән, ләкин, кызганычка каршы, бүген авылларда җир эшкәртелми. Мине иң аптыратканы – бу җирләрдә эшкуарлар булмавы. Гадәттә, кайсы төбәккә барсаң да, безнең милләттәшләр арасында эшмәкәрләр була.

Иркутскиның үзендә Татар-башкорт милли үзәге эшли, анда шактый актив, бер-берсенең кадерен белә торган кешеләр йөри. Милли бәйрәмнәрнең барсы да уза, якын тирәдәге милли оешмалар белән тыгыз элемтәдә торалар. Бу уңай күренеш. Күңелне кырган күренешләр дә бар, әлбәттә, татар хатын-кызлары һәм ирләрнең күп өлешенең тормыш иптәшләре урыс милләтеннән. Бу гаиләләрдә татар рухында балаларны тәрбияләү авырдыр.

Аралар ерак булса да, аралашу шактый тыгыз икән. Иркустки татарлары “Татарстан–Яңа гасыр” каналын карый. Аларга шактый җырчылар да концертлар белән барып кайткан, Конгресс, Татар милли-мәдәни мохтарият уздырган чараларда катнашалар. Яшьләр белән очраша алмадым, чөнки алар Казанда иде.

Иркутски шәһәренең аерылгысыз бер өлеше – аның тарихи мәчете. Тарихи гыйбадәтханәне Яшел Үзәннән чыккан бертуган сәүдәгәрләр төзегән. Иркустки халкы бүген дә аларга рәхмәтле. Яшел Үзендәге шушы кешеләрнең туганнарын табып, очрашасыбыз килә, кунакка чакырып, мәчетләре белән таныштырырга телибез дип әйттеләр. Үзләре дә Татарстанда урнашкан авылга сәяхәт кылып, Иркутскида мәчет төзегән изге җанлы кешеләрне тәрбияләгән авыл белән танышырга теләкләре зур.

– Иркутскидагы мәчет – үзенчәлекле төзелеш үрнәге. Бу гыйбадәтханә Кытайның Харбин мәчетенә дә охшаш. Ул Иркутски өлкәсенең архитектура һәйкәле реестрына кергән иде, димәк, ул дәүләт тарафыннан сакланырга, төзекләндерергә тиешле, ләкин Аллаһ йорты җимерек хәлдә. Сез төбәк түрәләре белән очрашканда мәчетне төзекләндерү мәсьәләсе күтәрелдеме? Алар бу турыда нәрсә дип әйтте?

– Иркутcки губернаторы урынбасары, Аппартат җитәкчесе Александр Лобанов, Иркутcки өлкәсенең мәдәният министры Вера Кутищева, губернатор каршындагы иҗтимагый оешмалар, дин эшләре белән эш итүче идарәчеләр, район җитәкчеләре белән очраштым. Өлкә хакимият башлыклары, вәкилләре белән очрашуда Күлиш авылындагы мәдәният йортын саклап калу, җирле татар оешмаларына эшләү өчен тиешле шартлар тудыру һәм татар мәчетен төзекләндерү сораулары каралды. Бу очрашуларның нәтиҗәләре нидән гыйбарәт? Күлиштә мәдәният йорты сакланып калачак. Бу гына да түгел, киләсе елда авыл 100 еллыгын билгеләячәк. Юбилейга өлкә күләмендә акча бүленеп бирелеп, бәйрәм шактый зур дәрәҗәдә уздырылачак.

Иркутскиның тарихи мәчетенә яңа сулыш өрү, һичшиксез, кирәк. Бу бина кызганыч хәлдә, зур ремонт уздыру таләп ителә. Мәчетнең тарихи архитектура һәйкәле дигән статусыннан файдаланырга кирәк. Быел өлкә бюджетыннан 4 миллион ярым сум акча бүленгән, ел ахырына кадәр бу акча мәчеткә ремонт ясау өчен тотылачак. Александр Лобанов белән очрашканда өлкә мөселманнарының теләкләрен җиткердем. Мәчеткә бүленгән 6 миллион бирелсә, быел аның манарасы һәм икенче катын төзекләндерү эше тәмамланыр иде. Татар мөселманнарның бу үтенечен җитәкчеләр кабул итте. Соралган сумма мәчеткә бирелергә мөмкин. Шул ук вакытта өлкә җитәкчеләре мөселманнарның үзләре дә бу эштә активрак катнашуын тели. Кызганычка каршы, мөселманнар үзләре дә тарихи мәчетне торгызыр өчен өлешне аз кертә.

– Иркутски өлкәсендә дистәгә якын татар авылы бар. Әлбәттә, аларны Гали, Шыгырдан, Урта Әләзән кебек атаклы авыллар белән чагыштырып булмый. Шулай да Конгресс каршында эшләүче Татар авыллары ассоциациясе Иркутскидагы татар салаларына ярдәм итә аламы?

– Татарстан янәшәсендә урнашкан, бердәмлекләре белән аерылып торган эре татар авылларын Себердәге чагыштырмача яңа оешкан авыллар белән бер сафка кую дөрес түгел. Анда шартлар да, халык та башка. Вакытында монда тормыш башлансын өчен хөкүмәт үзе кеше күченеп килсенгә малын, җирен өеп биргән. Дәүләт үз хисабына кешеләрне чакырган. Бүген дә Русия хөкүмәте яңадан бу җирләрне торгызу, авыл хуҗалыгы тармагын үстерү өчен ныклап алынмаса, безнең теләк белән генә әллә ни ерак китеп булмас. Хөкүмәт бу өлкәдә саллы адымнар ясаса, бу турыда уйларга кирәк. Иркутcкидагы татар авыллары, безнең ассоциация тәҗрибәсенә таянып, аларга уңайлы эшләү юнәлешен сайлап, андагы авылларга яңа сулыш өрә алырбыз дип ышанам. Себер, гомумән, катлаулы регион, бу безнең ассоциация гына хәл итәрлек проблем түгел.

– Конгресс соңгы арада Русиянең ерак шәһәрләрендә булды: Магадан, Владивосток, Хабаровски, Иркутски... Русиянең ерак төбәкләренә игътибар арта. Бу яхшы, ләкин әле телен югалтмаган, милләттәшләребез күпләп яшәгән Татарстан, Башкортстанда яшәүче татарларның чишелмәгән мәсьәләләре читтә калмасмы?

– Русиянең Ерак көнчыгышка, Себергә игътибары арта, аларның үсешенә өметләнә. Иркутскида күп төзелешләр күреп кайттым, бу Русия тарафыннан финанслана торган проектлар. Без дә үсәбез, бәлки, берничә ел элек, безнең ерак төбәкләрдә барып җитеп, алар белән эшләргә тәҗрибәбез җитмәгәндер. Хәзер мондый мөмкинлекләр бар. Президент Рөстәм Миңнеханов та төбәкара элемтәләрне ныгытуга игътибарны арттырырга кирәк дип әйтә.

Ләкин читкә йөрү бу Татарстан, Башкортстан проблемаларын оныту дигән сүз түгел. Башкортстан белән элемтәләр ныклы булырга тиеш, безнең башка юлыбыз да юк. Якын араларда ике республиканың мөнәсәбәтләре тагын ныгыр һәм эшләү уңышлы нәтиҗәләргә китерер дип уйлыйм.
XS
SM
MD
LG