Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:45
Норвегия хакимияте 22 июль көнне 76 кешенең үлеменә китергән ике террор һөҗүмнәрендә полициянең эшчәнлеген тикшерәчәк. Бу хакта Норвегия хөкүмәте башлыгы Йенс Столтенберг белдерде. Һөҗүмнәрдән соң полициянең әлеге хәлләргә тиз реакциясе булмау тәнкыйтьләнде.

Столтенберг сүзләренчә, норвегия җәмгыяте әлеге террор гамәлләренә “киләчәктә тагын да демократик һәм ачык” булуы белән җавап бирәчәк.

Уң экстремист Андерс Брейвикт Ослода шартлаулар оештыру һәм яшьләр җәйлүвенә һөҗүмнәрен таныды. Ул сак астында. Тикшерү ул бу гамәлләрне үзе генә кылган дип саный, әмма башка экстремист оешамлар белән бәйләнешләр булу мөмкинлеген дә тикшерә.

XS
SM
MD
LG