Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хакимият фиркасе праймеризлары Казанга килеп җитте


Хакимият фиркасе үткәргән праймеризларда әлегә президент Рөстәм Миңнеханов һәм фирканең җирле җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин алда бара. Эшмәкәр һәм депутат Айрат Хәйрулинны да “иң яхшы”лар рәтендә атыйлар.


"Бердәм Русия" фиркасенең праймеризлар шаукымы Казанга да килеп җитте. Фирка эчендәге беренчел сайлауларның бер өлеше 27 июль көнне "Казан" милли-мәдәни үзәгендә үтте. 28 июль көнне дә шул ук урында тагын бер төркем намзәт чыгыш ясаячак. Аннан соң 2 атна буе очрашулар районнарда дәвам итәргә тиеш.

Казандагы праймеризда 38 намзәт чыгыш ясады, алар өчен 300гә якын рәсми вәкил тавыш бирде.

Арчада үткән беренче праймериз, 21 июль 2011 ел
Беренче булып, фирка җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин кыскача республикада тормышка ашырыла торган проектлар турында сөйләде. Соңыннан матбугат очрашуында ул: "Праймеризда катнашучылар арасында яңа депутатларны күрәчәкбез дип ышанам, сайлана алмасалар да, алга таба алар белән эшләячәкбез", дип әйтте.

Беренчел сайлауларга чыгарылган кандидатларның күбесе – хәзерге хөкүмәт әгъзалары. Республика һәм федераль оешма җитәкчеләре, район башлыклары һәм депутатлар булганлыктанмы, сәяси темаларга чыгышлар ясалмады, хакимияткә тәнкыйть тидерүче булмады.

Көннең үтә дә эссе булуы тәэсир иттеме – гомум алганда, Казандагы праймериз шактый сүлпән үтте, дип әйтеп була. Чыгыш ясарга өйрәнгән тәҗрибәле җитәкчеләрне санамаганда, намзәтләр арасында ялкынлы чыгышлар ясаучы күренмәде, залдагы халыкның сәясәтчеләрне хуплап, дәррәү кубып кул чабулар да булмады. Сорау бирүчеләр булса да, алар я рәхмәт әйтте, я җайлы сораулар гына сайлады.

Хөкүмәт әгъзалары күбесенчә үз эшләре, алар җитәкләгән оешмалар тормышка ашырган проектлар, дәүләт программалары турында сөйләде. Район башлыклары үз якларының проблемнары һәм аларны ничек итеп чишүләрен телгә алды.

Кеше хокуклары, сүз иреге, демократия һәм милли мәсьәләләрне күтәрүче булмады. Эшмәкәр кандидатлар бизнеска ярдәм күрсәтүе өчен җирле җитәкчелекне һәм хакимият фиркасен мактап алды.

Тәнкыйть сүзләре онытылды

Хәтта Мәскәүдә каршылык чараларына чыккан “Опора России” оешмасының Татарстан бүлеге башлыгы Азат Газизов башка төбәкләр белән чагыштырганда республикада эшмәкәрлеккә күбрәк ярдәм күрсәтелүен әйтеп китте.

Ул салымнарның социаль фондларга түләнә торган өлеше шактый арттырылуы һәм аңа каршы каты көрәш баруы турында сөйләмәде.

Татарстанның юстиция министры Мидхәт Корманов халыкны бераз җанландырырга тырышты. Ул чынлап торып Думага барырга җыенмавын сиздерсә дә, сайланган очракта анда тәртип урнаштырачагы турында белдерде. Мәсәлән, ул кануннар кабул итү тәртибен үзгәртмәкче икән.

“Билгеле 122нче канунны гына алыгыз, аны кабул итү белән 150 башка канунны үзгәрттеләр, 40 канунны гамәлдән чыгардылар. Ул хәтле төзәтмәне мин үзем дә укып бетерә алмыйм, гади халык аны ничек аңласын”, дип сөйләде ул.

Юстиция министры Мидхәт Кормановка залда утыручылар кул чапты. Җаваплы вәкилләр – сайлаучылар, алларындагы 117 кешелек исемлекләрне тотып, ошаган намзәтнең исемен тамгалады.

"Тәкъдимнәр акча сораудан гыйбарәт"


Хакимият фиркасе җитәкчесе, чыгышларда әйтелгән тәкъдимнәрнең иң яхшылары Мәскәүдә фирка программасына кертеләчәк, дип вәгъдә иткән иде. Әмма инде 5нче праймериздан соң да юньле тәкъдим күренмәде.

"Күбесе бир дип утыра, юл салыгыз, су бирегез дип, гел акча сорыйлар. Тормышны үзгәртү, сәнәгатьне үстерү турында җитди тәкъдимнәр юк әле”, диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Америка праймеризларыннан аермалары буларак, Казандагы чара, шау-шулы тамаша, мавыктыргыч, күз явын алырлык бәйрәм итеп түгел, тыйнак кына, гадәти киңәшмә рәвешендә оештырылды. Кайбер нәмзәтләрнең сәяси үгетләүдә, фикер алышуда тәҗрибәсе җитеп бетмәве күренде.

Чыгыш ясаганда 3 минутка сыеп бетәргә тиеш булган намзәтләр бу шартны да үтәп бетерә алмады. Я алар рәсми киңәшмәләрдәге кебек озын нотык әзерләп, иң кызык җирен ахырга калдырырга күнеккән, я бөтенләй кеше алдында чыгыш ясарга өйрәнмәгән. Вакыт бетү турында сигнал яңгырагач, ярты сүздә туктап калучылар шактый булды.

Депутатларның сәяси тәҗрибәсе күбрәк

Дума һәм җирле парламент депутатлары сайлау алды чыгышларын остарак ясады. Мәсәлән, Татарстан депутаты Марат Хәйруллин Думага сайланган очракта: “Торак-коммуналь хуҗалыктагы идарә итү компанияләрнең эшен җайга салачакмын” дип ышандырды. Дума депутаты, элекке министр Хафиз Салихов: "Татарстанга фәлән миллион сум бүлеп бирүгә ирештем", дип сөйләде

Айрат Хәйруллин
Дума депутаты һәм билгеле эшмәкәр Айрат Хәйруллин башкарган эшләр, тормышка ашырган проектлар, булдырган эш урыннары турында видео-язма тәкъдим итте һәм “хәйрия белән шөгыльләнүче ширкәтләргә ташламалар бирү турында канунны кабул иттерергә тырышырмын”, дип вәгъдә итте.

Гомумән алганда, Айрат Хәйрулинны иң оста чыгыш ясаучы намзәт итеп атыйлар. "Ул шәһәр кешесе булып та, авыл хуҗалыгы проблемаларының асылына төшеп, ышандырырлык итеп сөйли, чыгыш ясаганда кирәк сүзләр сайлый белә. Ул сәяси капитал туплый, Хәйруллин президентка кадәр үсеп җитәргә мөмкин", диде “Азатлык”ка исемен әйтергә теләмәгән фирка әгъзасы.

Бөтен намзәтләр чыгыш ясап бетергәч, җаваплы вәкилләр, гадәти сайлаулардагы кебек, бюллетень алып, пәрдә артында тавыш биреп чыкты. Исемлеккә чыгыш ясаган 38 шәхес кенә түгел, бар 117 кеше дә кертелгән иде.

Әлегә районнарда үткән праймериз сайлаулары нәтиҗәләренә караганда, популярлык ягыннан Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов беренче урында бара. Фирканең Татарстан бүлеге секретаре һәм парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин икенче урында тора. Ахыргы нәтиҗә август аенда ясалачак.
XS
SM
MD
LG