Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Магнитский үлеменә бәйле Русия рәсмиләренә чикләүләр кертә


Сергей Магнитский
Сергей Магнитский

Вашингтонның Магнитский үлеменә бәйле виза чикләүләре исемлегендә Татарстаннан да өч хөкемдар булырга охшый.

АКШ дәүләт департаменты Русиянең Сергей Магнитский үлеме белән бәйле дип шикләнелгән түрәләренә Кушма Штатларга керүне тыйды. Бу чикләүләр АКШ Конгрессында әзерләнгән чикләүләрдән йомшаграк һәм чикләүләргә дучар булучы кешеләр исемлеге дә кыскарак.

Магнитскийның 2009 елда төрмәдә үлүе Русиядә коррупция һәм кеше хокуклары торышын сурәтләүче иң җәнҗаллы вакыйгаларның берсенә әверелгән иде.

5.4 миллиард сум дәүләт акчасының алдашу юлы белән үзләштерелүен һәм бу җинаятькә Эчке эшләр министрлыгындагы һәм Федераль иминлек хезмәтендәге югары түрәләрнең катнашы булуын хәбәр иткән Магнитский тиз арада кулга алына һәм тикшерү изоляторында медицина ярдәме күрсәтелмәү сәбәпле, үлә.

Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы бу айда игълан иткән хисабында Магнитскийның үләр алдыннан каты кыйналган булуын да белдерде.

Магнитский үлеменә бәйле рәвештә төрмә хезмәткәрләре эшләреннән алынып, аларга гаепләүләр белдерелсә дә, Магнитский алдашуларда катнашучы буларак атаган югары түрәләргә берни булмады гына түгел, алар тагын да югарырак урыннарга куелды.

Виза чикләүләре исемлегендә Татарстан хөкемдарлары да бар

Апрель ахырында АКШ сенаторы Бенджамин Кардин җитәкчелегендәге конгрессменнар төркеме дәүләт секретаре Һиллари Клинтонны Магнитский үлеменә бәйле дип шикләнелгән 60 кеше исемлеген тапшырган һәм аларны илгә кертмәскә, аларның АКШтагы банк хисапларын туңдырырга чакырган иде.

Бенджамин Кардин
Дәүләт департаментының хәзерге исемлеге конгрессменнарныкыннан аерыла. Анда кемнәр кертелгәне әйтелми һәм хисапларны туңдыру да каралмый. Ягъни бу чикләүләр конгрессменнар тәкъдим иткәненнән йомшаграк.

Дәүләт департаменты исемлегендә Татарстан кешеләре булу мөмкинлеге дә бик зур. Сенатор Кардин тәкъдим иткән исемлектә Казанның Вахитов районы хөкемдары Руфинә Газизова һәм Татарстан Арбитраж мәхкәмәсе хөкемдарлары Андрей Юшков белән Илдар Сәлимҗанов бар.

Алар исемлеккә зур җәнҗалга әверелегән “Hermitage” эшенә бәйле мәхкәмә утырышларын алып барган өчен кертелгән.

Нәкъ менә Казанда 2007 елда ниндидер билгесез өченчел (третейский) мәхкәмә карарлары белән дөньядагы иң зур инвестиция ширкәтләреннән булган “Hermitage Capital”ның өч кече ширкәте “Плутон” исемле башка бер ширкәт карамагына күчерелә. Чынлыкта андый мәхкәмә бөтенләй булмаган.

Шуннан соң бу кече ширкәтләр аша төрле махинацияләр, алдашулар оештырып, "без ел буе керемсез эшләдек" дип, инде элегрәк түләнгән 5.4 миллиард сум салым акчасын дәүләттән кире кайтарып алалар. Магнитский нәкъ менә шушы җинаять турында хәбәр итә. Әмма шуннан соң аның үзенә гаепләү белдереп, кулга алалар.

“Плутон” ширкәте Кыргызстанда туып үскән, Самарда теркәлгән, элегрәк кеше үтергән өчен төрмәдә дә утырып чыккан Виктор Маркелов исеменә теркәлгәнлеге мәгълүм.

2005 елда 400 доллар нигез капиталы белән теркәлгән “Плутон” ширкәте рәсми рәвештә компьютер програмнары әзерләү һәм бу өлкәдә киңәшләр бирү белән шөгыльләнүче ширкәт буларак атала.

2009 елда Мәскәүнең Тверь район мәхкәмәсе “Hermitage»га бәйле эш кысаларында Маркеловны зур күләмдә махинация белән шөгыльләнүдә гаепләп, биш елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды.

Бу алдашуларга ни өчен Казандагы ширкәтнең сайланганлыгы, моңа Татарстандагы башка кешеләрнең катнашы булу-булмавы турында мәгълүмат әлегә юк.

Виза чикләүләре АКШ-Русия мөнәсәбәтләрендә яңа каршылыкка китерә

АКШ Русия түрәләренә карата виза чикләүләре керткәннән соң, Русия Дәүләт Думасының Халыкара мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Леонид Слуцкий: “Моңа кырыс һәм кискен итеп җавап бирергә тиешбез”, диде.

Дума депутаты шулай ук: “Дөреслек безнең якта. Русиядә кеше хокуклары саклана, кеше хокукларына һәркайда зур әһәмият бирелә, ватандашлык җәмгыятеннән алып, хөкүмәткә кадәр дә, парламентта да”, диде.

Слуцкий шулай ук, дәүләт департаментының бу эшкә Конгресс рөхсәтеннән башка баруына да ачу белдерә һәм: "аның бу гамәлләре Вашингтон белән Мәскәү арасында мөнәсәбәтләрне сүндереп кабызу тырышлыкларына зыян китерә", ди.

Чикләүләрнең мөнәсәбәтләрне яхшырту тырышлыкларына зыян китерү мөмкинлеген дәүләт департаменты үзе дә таный булырга охшаган.

Washinton Post газеты язуынча, дәүләт департенты белдерүендә, “Русиянең югары җитәкчеләре, әгәр дә Сенат чикләүләре хупланса, безгә ассиметрик җавап кайтарачаклары турында кисәтте. Алар, чикләүләр булган очракта, Иран, Төньяк Корея һәм Либия кебек илләргә карата чикләүләр мәсьәләсендә безгә партнер була алмаячакларын әйтә”, диелә.

Carnegie вакыфының Русия һәм Евразия бүлеге мөдире урынбасары Матью Роянски исә: "Дәүләт департаменты нәкъ менә Мәскәү белән мөнәсәбәтләрне җайлау эшенә зыянны киметү өчен виза чикләүләре мәсьәләсен Конгресстан үз кулына тартып алырга булган", ди.

"Конгресста каралган исемлек зуррак һәм анда кырысрак чикләүләр дә тәкъдим ителә, шуңа күрә дәүләт департаменты болай да кыен вакытта Русия сәясәтенең Конгресс кулында булуын теләми", ди Роянски.
XS
SM
MD
LG