Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгарда мөселман яшьләре җыела


Проектлар мәктәбенең ачылу чарасы
Проектлар мәктәбенең ачылу чарасы

Татарстан Диния нәзарәте июнь аенда мөселман яшьләре арасында проектлар бәйгесе игълан иткән иде. Бу көннәрдә исә Болгарда бәйгегә кагылышлы "Алтын Урта җәйләве – I проектлар мәктәбе" дигән чара узачак.


Биредә республиканың кырыклап мөселман яшь активистлары үз проектларын төгәлләп, жюри әгъзаларына тәкъдим итәчәк. Чәршәмбедә Казанның Диния нәзарәте бинасында бу проектлар мәктәбенең ачылу чарасы үтте.

Татарстан президентының дини оешмалар белән хезмәттәшлек итү идарәсенең хезмәткәре Чулпан Мәхмутова әйтүенчә, мондый чараларны уздыруның әһәмияте – яшьләрнең аралашып, берләшеп, уртак фикергә килүендә. Республика мөселманнарының киләчәге дә мөселман яшьләре кулында, ди ул.

“Бер атна элек кенә әле безнең V мөселман яшьләре фестивале гөрләп узды. Бу фестивальдә Русиянең 30 регионыннан яшьләр җыелган иде. Яшьләрнең үзара матур итеп аралашуын, фикерләшүен күреп сөендек без.

Шушы фестиваль кысаларында, безнең мөселман яшьләренең иҗтимагый оешмасы да формалашты. Аның киләчәге бөтен республикабыз яшьләре кулында, гомумән, республиканың мөселман өммәтенең киләчәге мөселман яшьләре кулында.

Шушыны аңлап, без киләчәктә Татарстанда Бөтенрусия мөселман яшьләре "селигеры" оештыру турында киңәшү алып барабыз. Миңа калса, бу фикер киләчәктә тормышка ашар. Диния Нәзарәте белән берлектә бу юнәлештә эш алып барырбыз дип уйлыйм”.

"Креатив булырга кирәк"

Проектлар мәктәбенең төп максаты – актив мөселман яшьләрен иҗтимагый эшчәнлек белән таныштыру һәм проектларын тормышка ашырырга ярдәм итүдә.

"Алтын Урта" мөселман яшьләре
Мөселман яшьләре әзерләячәк проектларга бердәнбер тематик бурыч куелган иде: аларның эчтәлеге мөселман яшьләре тормышына кагылышлы булырга тиеш.

Татарстан республикасы Диния нәзарәтенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Вәлиулла хәзрәт Якупов әйтүенчә, проектларда креативлык та мөһим роль уйный:

“Сезгә инде катлаулырак шартларда эшләргә туры киләчәк, әмма кызыграк шартларда. Мин сезнең игътибарыгызны шундый санга җәлеп итәр идем: АКШта хәзерге вакытта 30% халык әти-әнисе динен тотмый. Димәк башка дингә күчкән.

Әкрен генә мондый хәл башка илләргә дә килергә мөмкин. Без элегрәк ничектер тыныч яши идек: без татарлар, мөселманнар дип. Әмма хәзер күрәбез: чиркәүләрдә дә татарлар күп.

Сезгә конкурент шартларда эшләргә туры киләчәк. Һәм дин җәһәтендә дә конкуренция булачак. Шуның өчен креатив булырга кирәк. Яңа эш алымнары уйлап табарга кирәк. Яшьләребезне рухилыкка, динилеккә җәлеп итәргә кирәк иде.

Без, әлбәттә, аеруча шәһәр мәчетләренә яшьләрнең күп йөрүен күреп тынычланабыз, горурланабыз. Әмма халык күләменнән чыгып карасак, бик аз сан ул.

Кызганыч, без бер бөртек мөселманнар фетнә чыгарып, тузынып йөрергә яратабыз. Сез шуннан да арынырга тиешсез”.

Җәйләү кысаларында мөселман яшьләренә дини тематикага кагылышлы, шулай ук шәхесне үстерүгә юнәлтелгән ораторлык, психология дәресләре дә оештырылачак. Бәйгедә җиңгән проектлар ел дәвамында тормышка ашырылачак.
XS
SM
MD
LG