Accessibility links

"Рубин" бу юлы Киев "Динамо"сын җиңде


Уенның хәлиткеч мизгеле
Уенның хәлиткеч мизгеле

26 июль көнне Казанның "Рубин" футбол такымы Чемпионнар лигасының төркем матчларына сайлап алу ярышы кысасында Украинаның "Динамо-Киев" такымын 2:0 исәбенә җиңүгә иреште. "Рубин" Казандагы җавап очрашуында көндәшеннән җиңдермәгән очракта киләсе турга узачак.


Быелгы чемпионнар лигасы өчен жирәбә уздырылганнан соң, җанатарлар "Рубин" авыр көндәшкә эләкте дип фараз кылган иде. Чыннан да "Рубин"га иң көчле такымнарның берсе – Украинаның тәҗрибәле һәм күп мәртәбәләр ил чемпионы булып калган Киев "Динамо"сы туры килде.

Әмма "Рубин" җанатарларының гына түгел, дөнья букмекерларының да бу уенга карата кылган фаразлары акланмады, Татарстан такымы көндәшен коры исәпкә җиңүгә иреште.

Беренче һәм икенче таймда кертелгән туплар җиңү китерде

Сишәмбе көнне узган матчта "Рубин" көндәшенең көчле үзенчәлекләрен истә тотып, уенны сакчыл башлады. Шулай да соңгы елларда Русия чемпионаты, чемпионнар лигасындагы тәҗрибәсе белән "Динамо" алдында көчен тиз арада күрсәтә алды.

Казанлылар уенның инде 6нчы минутында ук Алан Касаев керткән туп белән алга чыкты һәм бу өстенлеге белән очрашуның контролен үз кулына алуга иреште.

Дөрес, "Рубин"ның һөҗүмнәре алай күп булды дип әйтеп булмый, анысы. Әмма сакчыларның осталыгы һәм һөҗүмчеләрнең алар белән ярдәмләшеп уйнавы, беренче таймдагы исәпне "Рубин"ның үз файдасына саклануын тәэмин итте.

Ә икенче таймның урталарында һөҗүмче Медведевнең пенальти ясап, Натхоның әлеге пенальтины кертүе, Казан такымының эшен тагын да җиңеләйтте. Уенның ахырына кадәр әлеге нәтиҗә сакланып калды.

Спорт белгече Атлас Гафиятов, "Рубин"ның Киев "Динамо"сын җиңүе аерым футболчыларының яхшы уйнавы белән түгел, ә такым буларак остазлары Корбан Бердыев куйган күрсәтмәләрне төгәл үтәве нәтиҗәсендә була алды, ди.

"Рубин"нан "Динамо"га сабак

"Аннан соң "Рубин"ның уен тактикасындагы үзгәрешләр дә бу уенның яхшы бетүенә үзеннән зур өлеш кертте. 2 ел элек Казанлыларның "Динамо"га 1 туп кертеп, 5 минут эчендә 3 туп керттереп җиңелүләрен бар кеше дә хәтерли торгандыр.

Бу уенда күп кеше шул вакытның сценарие кабатланмаса ярар иде дип куркып торды. Әмма бу хәл кабатланмады. Чөнки ул вакытта "Рубин" хәзер инде тәҗрибәле", ди Гафиятов.

"Рубин" Казандагы уенда да үзенең хәзерге тактикасына хыянәт итмәс. Киләсе очрашуда, саклану белән бергә контрһөҗүмнәр дә оештырыр, дип уйлыйм. Аннан соң җәрәхәт алган уенчылар да савыгып чыгып, "Рубин"га көч өстәр", ди спорт белгече.

"Рубин"га бәхет тә ярдәм итте"

Атлас Гафиятов "Рубин"ның җиңүен бераз бәхет эше дип тә карый. "Динамо" уенчылары бер генә гол керткән булсалар да, уен башкача төс алган булыр иде, ди ул.

"Рубин" бу уенда тренерлары кушкан барлык күрсәтмәне дә үтәде. Чөнки Бердыев та башка вакытка караганда бик тыныч кына утырды. Бары ике мәртәбә генә күтәрелеп алды. Аның тактикасы 90%ка үтәлде. Әмма "Динамо" такымының тренеры Семинның тактикасы эшләмәде", дип белдерә Гафиятов.

“Футболда исемнәр түгел кешеләр уйный”

"Уенның Казанлылар сценарие белән баруын бик яхшы күреп булды. Футболда йолдыз уенчылар үзләре генә уйный алмый. Футболда исемнәр түгел – кешеләр уйный. Такым көче бик мөһим", ди спорт белгече Атлас Гафиятов.

3 август көнне җавап очрашуы кысасында "Рубин" Киев "Динамо"сын кабул итәчәк. Казан такымына киләсе турга узу өчен "ничья"га уйнау яисә 3:0 исәбенә җиңелмәү дә җитә.

Спорт белгечләре соңгы елларда халыкара матчларда тәҗрибә туплаган "Рубин"ның үз кырында көндәшенә зур исәп белән җиңелә алуын түбән ихтимал буларак бәяли.
XS
SM
MD
LG