Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстан президенты сүзчесе үтерелде


Бүген Махачкалада Дагыстан президенты матбугат хезмәте башлыгы Гарун Корбанов һәм аны йөртүче үтерелгән. Полиция, Корбанов барган машинага ут ачканнар, дип хәбәр итә.

Тикшерү һәм җинаятьчеләрне эзләү башланган.

Корбановка 49 яшь булган. 2008-2010 елларда ул Дагыстанның милли сәясәт, мәгълүмат һәм тышкы элемтәләр министры булып эшләгән.
XS
SM
MD
LG