Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Иминлек Шурасы Косоводагы хәлләргә сөйләшүләр үткәрә


Косово сербларының тикшереп үткәрү капкасына һөҗүме
Косово сербларының тикшереп үткәрү капкасына һөҗүме
БМО Иминлек Шурасы бүген Косоводагы вәзгыятькә багышланган ашыгыч сөйләшүләр үткәрә. Сербия Шура ачык булсын дип таләп куйган, әмма ул кабул ителмәгән.

Чәршәмбе көнне анда яшәүче серблар Косово һәм сербия чигендәге тикшереп үткәрү капкасын җимерде һәм яндырды. Элгәре косово полициясенең иминлек көчләре чик буеның бу өлешендәге ике капканы үз контроленә алган иде, әмма вәзгыять кискенләшкәч алар аннан читләштерелде. Серблар белән бәрелешләрдә полициянең бер хезмәткәре үлде.

Косово хакимияте Сербияне көч куллануга котыртуда гаепли. Белград исә, үз чиратында, косово сербларын түзеп торырга чакырды.
XS
SM
MD
LG