Accessibility links

Кайнар хәбәр

Совет парадоксы: Ләйлә Кәримова әтисен юк иткән хакимиятне гаепләми


Ләйлә Кәримова әтисен корбан иткән совет хакимиятен гаепләми
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:14 0:00
йөкләү

Күренекле татар шагыйре Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримовага совет хакимияте күп кайгы китерсә дә, сабый чактан ук әтисеннән аерып ятим итсә дә, ул бу замананы гаепләми. Ул вакытта кайгы һәр гаиләгә кагылды, халык авырлыкларны бердәм булып кичерә иде, ди

Күренекле татар шагыйре Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова бөтен гомерен әтисенә багышласа да, аның үзен берничә тапкыр гына күргән. Ләйләгә ни бары бер ай булганда, Фатих Кәрим кулга алынып, сөргенгә җибәрелә. Икенче очрашу вакытында Ләйләгә дүрт яшь була. Бу очрашу да берничә көн генә дәвам итә. Шуннан соң яшь шагыйрь фронтка китә һәм аннан инде әйләнеп кайтмый.

Совет хакимияте Ләйлә Кәримовага күп кайгы китерә, сабый чактан ук әтисеннән аерып ятим итә, әмма ни гаҗәп, ул советлар чорын гаепләми. Ул вакытта кайгы һәр гаиләгә кагылды, халык авырлыкларны бердәм булып кичерә иде, ди ул.
XS
SM
MD
LG