Accessibility links

Кайнар хәбәр

Норвегиядә Утойя утравында үтерелгәннәрне эзләү төгәлләнде


Норвегия полициясе 22 июль көнне Утойя утравындагы яшьләр җәйләвенә һөҗүмдә корбан булганнарның җәсәдләрен эзләүне тәмамлады.

Илдә хакимлек итүче Лейбористлар фиркасенең яшьләр канаты активистлары – 68 кеше һәлак булды. Шул ук көнне Ослодагы хакимият бинасы янында шартлауда сигез кеше үлде.

Әлеге ике террор һөҗүмендә җаваплылыкны экстремист Андерс Брейвик үз өстенә алды. Мәхкәмә карары белән ул сигез атнага сак астына алынды. Полиция Брейвикны икенче тапкыр сорау алуга чакырырга җыенуын хәбәр итә.

Норвегиядә террор гамәлендә үлүчеләр арасында берничә чит ил кешесе дә, Грузия ватандашы да, булган.
XS
SM
MD
LG