Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан рәсмиләре МегаФонны үз итә


Татарстандагы эре элемтә челтәрләре кыенлыкларга очрый, хөкүмәт түрәләре МегаФонга күчә.


Соңгы берничә көндә Казанда Билайн ширкәте кулланучылары интекте, аңарчы Чаллыда МТС эшләмәгән. Инде хәзер элек-электән МТС ширкәтенең телефоннарын кулланган хөкүмәт түрәләренең кинәт МегаФон операторына күчерелүе турында билгеле булды.

Хөкүмәт түрәләренең, депутатларның яратып куллана торган кыска номерлы Сантел, аннан соң МТС-Шәһәр элемтәсе дип атала торган тарифны ташлап, чагыштырмача яңа гына Татарстанда эшли башлаган МегаФон операторына күчүе бер ширкәткә зур зыян, икенчесенә зур файда китерә ала.

Татарстанда түрәләр саны дистә меңнәр белән исәпләнә. Бер Казан шәһәр идарәсендә генә бер меңнән артык кеше исәпләнә. Сүз эш урыныннан бирелә торган һәм казнадан түләнә торган номерлар турында бара.

Монда элемтә челтәренең сыйфаты сәбәп булдымы, югары җитәкчелекнең МегаФон ширкәтен үз итүе тәэсир иттеме – әйтеп булмый. Рәсми чыганаклардан да, МегаФонда да аңлатмалар алып булмады.

Операторлар кулланучы ышанычын акламый

Чыннан да, соңгы вакытта мобиль элемтәгә шикаятьләр гади кулланучылардан да, президентның үзеннән дә ишетелә. Әйтик, әле берничә көн элек кенә Казанда Билайн челтәрләренә тоташкан шәһәр халкы элемтәсез утырды.

Соңыннан Билайнның хуҗасы булган “Вымпелком” ширкәте вәкилләре әлеге вакыйганы, Казанда бер урында төзүчеләр сөйләшеп-нитеп тормыйча казый башлаганнар, мобиль челтәргә кирәкле кабельне, магистраль-транспорт челтәрен өзеп ташлаганнар, дип аңлатты. Кама арты төбәкләрендә дә шундый ук сәбәп аркасында Билайн эшләмәгән.

Бу хакта чәршәмбе көнне булган элемтә министрлыгының киңәйтелгән утырышында да сүз булган. Мәскәүдән килгән Русия элемтә министры урынбасары да, Татарстандагы коллегасы да төзүчеләргә моның өчен каты тәнкыйть белдергән. Чаллы мәгълүмат чаралары да МТС ширкәте телефоннарының тотрыксыз эшләве турында хәбәр итте.

МТС челтәре эшенә шикаятьләр даими ишетелә. Бигрәк тә бәйрәмнәр вакытында, мәсәлән, 30 март көнне Казаннар шалтырата алмаган, 8 мартта туганнарын, дус-ишләрен бәйрәм белән котлый алмаган, смс-хәбәрләр китмәгән. Әлеге хәлләрне МТС ширкәте вәкилләре сыйфатны яхшырту эшләре, яңа заман җиһазларын гамәлгә кертү белән аңлата.

МегаФонга карата андый шикаятьләр ишетелмәгән иде. Әмма соңгы көннәрдә аның тирәсендә зур җәнҗал чыкты: бу элемтә операторын кулланучыларның ширкәтнең интернет сәхифәсе аша җибәрелгән смс хәбәрләре Yandex эзләү системасына эләкте.

Шулай итеп, меңнәрчә кешеләрнең эчке серләре, гыйшык аңлатулар һәм хыянәтләр интернет буйлап йөри башлады. МегаФон җитешсезлекне төзәтүе турында белдерде. Соңыннан башка элемтә операторларының да интернет аша юлланган смс-хәбәрләре пәрәвездә ачыктан-ачык чыгуы ачыкланды.

Татарстан түрәләре смс-хәбәрләрне интернет аша җибәрәме-юкмы – безгә билгеле түгел. Әмма дәүләт оешмаларында эшләүчеләрнең МегаФонны куллана башлавы һәм Татарстанда бу ширкәткә мөнәсәбәт шактый җылы булуы билгеле.

Татарстанда МегаФонны яраталар

2010 елда МегаФон 2013 елгы Универсиаданың генераль партнеры булды. Бу хакта Казанда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм МегаФон ширкәтенең башлыгы Сергей Солдатенков махсус килешү имзалады. 2009 елда МегаФон 2014 елда узачак Сочи Кышкы олимпиадасына һәм паралимпиадасына да төп хезмәт күрсәтүче итеп игълан ителде.

Бу ширкәт 2002 елда ачылган. 2003 елда ул Татарстанда да эшли башлады. Ширкәтнең хуҗалары озак вакыт билгесез булды, әмма хиссә тотучылар арасында җәнҗаллар чыккач, ширкәткә Альфа-Банк һәм Русия, чит ил кампанияләренең хуҗа булулары ачыкланды.

Интернет-сәхифәләр һәм газетлар "МегаФонның җепләре Петербурдагы көчле элемтә холдингына барып тоташа" дип язды. Ширкәтне Русиянең элекке элемтә министры Леонид Рейман белән бәйләүчеләр дә булды.
XS
SM
MD
LG