Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Халык фронты" халыкны ялтыравык сүзләр белән җәлеп итмәкче


Русия премьеры Владимир Путин җитәкләгән "Халык фронты" алдагы Дума сайлавына програмын бәян итәргә җыена. Анда Мәскәүдәге барлык түрәләрне, хәтта президентны башкала читенә күчерү, шәһәр башлыкларын яңадан сайлый башлау мөмкинлеге дә каралган. Әлеге һәм башка тәкъдимнәр белән "Халык фронты" оппозиция өчен көчле бер көндәшкә әверелергә мөмкин, ди политологлар.

Путинның "Халык фронты" дигән яңа берләшмәсе үзенең сайлауалды програмын әзерли башлады. "Идеяләрне туплау процессы төгәлләнде", ди аның аналитиклары, хәзер аларны тормышка ашыру юллары карала икән. Шундый идеяләрнең кайберләре инде җәмәгатьчелеккә дә чыгарылды.

Әйтергә кирәк, аларның кайберләре хәзерге Русия шартларында шактый дәрәҗәдә кыю һәм көтелмәгәнчәрәк яңгырый. Мәсәлән, "Халык фронты" идеологлары президент һәм аның администрациясен Мәскәү Кирмәненнән күчерүне тәкъдим итә. Сәяси фиркаләргә исә Думага үтәр өчен 7%-лык барьерны тагын да түбәнәйтү һәм сайлауга пропорциональ һәм мажоритар системаны берләштергән катнаш системаны кайтару вәгъдә ителә.

Моннан тыш, шәһәр башлыкларын һәм мәхкәмә рәисләрен турыдан-туры халык тарафыннан сайлап кую хокукы яңадан кайтарылачак икән. Әлеге тәкъдимнәр үзенең демократик рухы һәм либеральлеге белән сәяси белгечләрне хәтта аптырашта калдырды. Аларның кайберләре әйтүенчә, болай дәвам итсә, "Халык фронты" башка сәяси көчләр өчен җитди көндәшкә әверелергә мөмкин.

Шул ук вакытта белгечләр, әлеге күпмедер дәрәҗәдә сенсацион идеяләргә бик ышанып бетмәскә дә кирәк, ди. Мәсәлән, энергетика иминлеге фондының җитәкчесе Константин Симонов уйлавынча, бу тәкъдимнәр халыкны сынап карау рәвешендә генә ишеттерелә ала. Чөнки рәсми документ әлегә юк, ә сайлауларга кадәр ул шактый үзгәрергә дә мөмкин. "Кайбер тәкъдимнәр гомумән төшеп тә кала ала, моңа бер дә гаҗәпләнәсе юк", ди Симонов.

Ялтыравык лозунглар - какшаган ышанычка терәк

Президент һәм аның тирәлеген Кирмәннән күчерү фикере аерым игътибарга лаек. Дөрес, түрәләрне Мәскәүдән чыгару турында соңгы вакытта күп әйтелде, ләкин моны илбашы дәрәҗәсенә күтәрүгә моңарчы беркем дә җөрьәт итмәде. "Халык фронты" проекты түрәләрне тулысынча башкала үзәгеннән шәһәр читенә күчерүне күз алдында тота, ә Кирмән туристлар өчен калдырылачак.

“Фронтчылар” сәяси һөҗүмнәрен тормышның төрле өлкәләренә җәелдерергә ниятли. Әйтик, социаль даирәдә төп басым торак мәсьәләсен хәл итүгә юнәлдерелгән. Програмның бу өлеше иң зурлардан берсе. Анда ярлы катламнарның торак шартларын яхшырту өчен дәүләт фондларын төзү кирәк диелә. Аларның ничек эшләячәге турында гына әлегә әйтелми. Ришвәтчелек белән мавыккан түрәләргә каршы көрәшер өчен “Халык контроле” дигән махсус программа әзерләнгән. Аның эчтәлеген сайлаулар алдыннан гына ачыкларга вәгъдә итәләр.

Тагын бер көтелмәгән яңалык - документ авторлары юл билгеләрен яңадан карап чыгу кирәклеге турында әйтә. Ә машина йөртүчеләрнең кандагы алкоһоль микъдары элекке норма буенча билгеләнәчәк. "Әлбәттә, бу тәкъдимнәрнең гади кешеләрдә нигездә уңай тәэсир калдырачагы шиксез", ди сәясәт белгечләре. Алар фикеренчә, "Халык фронты" шулай итеп халык күңелен яуларга тырыша.

Ләкин икенче яктан, "игълан ителгән програм әлегә бербөтен түгел, аңа бәя бирергә иртәрәк", ди эффектив сәясәт фондының мөдире Кирилл Танаев. Аның сүзләренә караганда, програмның безгә билгеле булган өлеше – ялтыравыклы анонс кына. “Төп мәсьәлә, минемчә, шәһәр башлыкларын билгеләү принцибы. Бу нисбәттән програмның дәвамын белергә кирәк. Әлеге яңалык безгә асылда нинди үзгәрешләр китерәчәк? Алар тормышның сәяси, социаль-икътисади һәм һуманитар өлкәсенә нинди тәсир калдырачак? Бу сорауларга җавап алу бик мөһим”, ди Кирилл Танаев.

Кемгә сайлау кайгысы, кемгә Советларны торгызу

Гомумрусия "Халык фронты" шулай итеп үзенең эчке сәясәтен билгеләгән арада, аның тарафдарлары көннән-көн арта бара, хәтта Русия тышларыннан да. Бу көннәрдә фронтка Украина ватандашлары кушылды. Андагы сулчы Прогрессив социалистик фиркасе әгъзалары бу тәкъдимне бертавыштан яклады. Аларның лидеры Наталья Витренко сүзләренә караганда, бу адым ике ил халыкларының бердәмлеге турында сөйли һәм элекке Советлар Берлеген кайтару юлларның берсе буларак бәяләнергә мөмкин икән.

"Халык фронты"на чит ил ватандашларының кушылуы соңгы вакытта сирәк хәл түгел. Оешманың нигезләмәсенә караганда, фронт байрагы астына Русия язмышы һәм киләчәге өчен борчылган һәрбер кеше җыела ала. Күптән түгел генә фронтка Латин Америкада эшчәнлек алып барган “Око” фонды һәм “Украина-Русия” фонды кушылды. Оешманың әгъзалары арасында Латвия, Белорусия, Финляндия, Эстония, Днестр буе, Молдавия иҗтимагый һәм сәяси оешмаларын очратып була.

Шулай итеп Путинның "Халык фронты" Советлар таркалуның 20 еллыгын Советлар Берлегенә яңа сулыш бирү тырышлыгы белән каршы ала. 2005 елда ясаган чыгышында Владимир Путин Советлар Берлеге таркалуны "XX гасырның иң зур геополитик һәлакәте" дип бәяләгән иде.
XS
SM
MD
LG