Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстан һава юллары" очкычының канаты тишелде


"Татарстан һава юллары" очкычының канаты тишелде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:52 0:00
йөкләү

Истанбулдан Казанга кайтырга тиешле ТУ-154 очкычына Ататөрек һава аланында багаж тракторы бәрелеп, канаттагы биш тонна ягулык җиргә акты.

Истанбулдан Казанга кайтырга тиеш ТУ-154 очкычына Ататөрек һава аланында багаж тракторы бәрелеп, канаттагы биш тонна ягулык җиргә акты.

Бүген Истанбулдан Казанга очарга тиешле "Татарстан һава юллары" очкычының сул канатына Ататөрек һава аланындагы "Төрек җирөсте хезмәте"нә (Turkish Ground Services) караган багаж тракторы килеп бәрелде.

Бәрелү нәтиҗәсендә ширкәтнең ТУ-154 очкычының канаты тишелде һәм андагы бар 5 тонна ягулык та җиргә агып бетте.

Тиз арада каза урынына килеп җиткән Төрек һава аланнары оешмасының янгын сүндерүчеләре агып чыккан ягулыкка ут кабуны булдырмый калды.

Очкычтагы 70 юлчы һәм 12 экипаж әгъзасы башка очкычка күчерелде һәм очкычтагы ягулык тулысынча бушатылды, ә зыян килгән ТУ-154 Ататөрек һава мәйданындагы ышанычлы урынга күчерелде.

Бу “Татарстан һава юллары" очкычлары тарган казаларның соңгысы гына, моңа кадәр 15 июль көнне Петербурның “Пулково” һава аланыннан Грециянең Араксос шәһәренә юл алган Boeing-737 очкычының Эстония өстендә, 10300 метр биеклектә һава сафландыру җиһазлары сафтан чыккан иде. Юлчылар очкычта көйгән исләр чыгуы, салонның нык эсселәнүе һәм һава сулау битлекләрен кулланулары турында сөйләде.

Шушы техник җитешсезлектән соң очкыч өч мең метр биеклеккә кадәр төшеп ике сәгатьтән соң гына “Пулково”га кире әйләнеп кайта.

Араксос шәһәрендә ял иткәннәр исә бер тәүлек тоткарланганнан соң гына Петербурга кайтып җитә. Техник җитешсезлекләр чыккан очкыч урынына “Татарстан һава юллары" ширкәте икенче бер очкыч җибәрә, әмма ул кечерәк булу сәбәпле, Грециядән кайтасы пассажирларның багажы калдырыла.
XS
SM
MD
LG