Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә эре нефть үткәргеч шартлатылган


Сүриянең көнбатышында бүген эре нефть үткәргеч шартлатылган. Сүриянең САНА мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, шартлауны “диверсантлар” оештырган диелә, әмма кемнәр икәнлеге белдерелми. Зыян күрүчеләр турында да хәбәрләр юк.

Шартлау Талкалах шәһәрендә булган. Май аенда Сүрия иминлек көчләре анда хөкүмәткә каршы халык күтәрелешләрен көч кулланып бастырган иде. Хокук яклаучылар әйтүенчә, ул вакытта кимендә 35 кеше үтерелгән.
XS
SM
MD
LG