Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:17

АКШ-ның Вәкилләр Пулаты чыгымнарны киметүдә тавыш бирүне кире какты


АКШ-ның Вәкилләр Пулаты бурычлар киртәсен арттыру һәм чыгымнарны киметү канун өлгесенә тавыш бирүне кире какты. Аны АКШ Конгрессының түбән пулаты спикеры Джон Бейнер тәкъдим иткән иде. Республиканнар арасында уртак фикергә килмәү Вәкилләр пулатын әнә шул юлга этәргән.

Сенатта күпчелек тавышка ия булган демократлар әлеге канунга каршы тавыш бирәчәген белдерде. Президент Барак Обама вето салу белән янады.

Әгәр 2 августка кадәр дәүләт бурычлары киртәсен мөмкин булган кадәр итеп арттырмаса, хөкүмәт үз йөкләмәләрен үти алмаячак һәм АКШ-та дефолт башланырга мөмкин.

XS
SM
MD
LG