Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:20

Миссионерлар татарларны үз ягына аудармакчы - алар инде татар авылларына да барып җитте. Бу оешмаларының ныклап активлашуы 2000нче еллар башына туры килә, алар үз эшчәнлеген бик һөҗүмчән алып бара һәм бу эштә актив рәвештә татар телен куллана.

“Яхъя шаһитләре”, баптист, адвенистлар кебек христиан мәзһәбләре үз тәгълиматларын аңлату өчен хәзер эре шәһәрләрдә генә түгел, ә еракта урнашкан төпкел татар авылларына кадәр дә барып җитте. Гадәттә, миссионерлык эшенә татар кешеләре җәлеп ителә. Алар матур кыяфәтле, ипле сөйләшә, татар телләре дә камил. Өйдән-өйгә йөреп алар югары сыйфатлы, матур рәсемле китаплар тарата. Барысы да бушлай.

Эчтәлегенә килгәндә, бу китаплардагы текстлар җиңел йөгерек тел белән язылган. Тәмле әдәби тел белән язылган дини әдәбияткә кызыксынмаслык та түгел. Аннары татар-башкортларны үз якларына аударыр өчен дә “XXI гасыр миссионер”лары кешеләр белән аралашкан вакытта “безнең Муса пәйгамбәребез”, “Сөләйман, Дауыт пәйгамбәрләребез өйрәтүенчә...” дип сүз каталар. Билгеле, бу очракта Мөхәммәд пәйгамбәр искә алынмый.

“Миссионерлар Татастаннан килә”

“Яхъя шаһитләре” дини оешманың вәкилләре Киров өлкәсендәге Нократ Аланы районында урнашкан Иске Пенәгәр авылына да килеп җиткән, ләкин эшчәнлекләре барып чыкмаган булса кирәк.

Иске Пенәгәр авылы Татарстанга терәлеп тора. 450 хуҗалыгы булган авылда 1300дән артык татар яши. Татарча белем биргән мәктәпләре бар. 1835 елда нигез салынган мәчетләре әле дә сафта, советлар чорында аның манарасы киселмәгән, авыл халкы гыйбадәтханәне саклап калган. Әле монда зур төзелеш бара.

Бу мәчеттә имам булып эшләүче, шулай ук мәктәптә мөгаллимлек итүче Зыятдин Нәҗметдинов авылга килүче миссионерлар халыкны пошаманга салмады, шулай да уяу булырга кирәк дип саный.

“Җәй башында авылыбызда ике хатын кыз өйдән-өйгә кереп “Аллаһ безне яратамы?” һәм “Изге язмалар” китаплар таратты. Икенчесендә Инҗилдән алынган язмалар урын алган. Менә дигән итеп татарча сөйләшә, алар “Яхъя шаһитләре” дини оешманың вәкилләре булса кирәк.

Иске Пенәгәр авылындагы мәчет
Безгә мондый кешеләрнең килүе беренче тапкыр. Әллә ни артык борчу тудырмады, чөнки авылдашларым динсез түгел, алар ислам тәртипләрен, нигезләрен белә. Бу кешеләр пәйда булгач та, бу турыда миңа хәбәр иттеләр. Халык белән очрашканда, төрле мәҗлесләрдә мин бу миссионерлар турында сөйлим, татарча “пәйгамбәрләребез” дип сөйләсәләр дә, безнең дин белән аларның эшчәнлеге арасында бернинди дә уртаклык юк дип аңлатам”, ди ул.

Иске Пенәгәр авылы имамы "башка дин тәгълиматларын аңлатып йөрүчеләр Татарстаннан килә" дип әйтә.

“Бу кешеләр турында полициягә хәбәр иттек, тиешле чаралар күрелүен сорадым. Кызганычка каршы, бу секталарның эшчәнлеген тыеп булмый, алар рәсми рәвештә теркәлгән. “Яхъя шаһитләре” вәкилләре Кукмарада бик күп, алар урысча да аңлату эшләрен алып бара. Бу турыда Кукмара имамнары белән дә фикерләшеп торабыз. Рәсми рәвештә аларны тыеп булмый, димәк, исламны ныгытырга, аңлату эшләрен күбрәк алып барырга кирәк. Шөкер, намаз укучыларыбыз да байтак, мәчеттә 5 тапкыр намаз укыла, уразага әзерләнәбез”, ди Иске Пенәгәр авылы имамы Зыятдин Нәҗметдинов.

Дини китапларны татарлар тәрҗемә итә

Татарчага тәрҗемә ителгән чит дин тәгълиматларын аңлаткан китапларда, гадәттә, кайда нәшер ителгәне, күпме тираж белән чыкканы турында мәгълүмат бирелми. Тәрҗемә эшен дә кемнәр тарафыннан башкарылганы билгесез. Саф әдәби татар телендәге текстларга күз салганда, аларны югары профессиональ тел белгечләре язганы аңлашыла. Чәчмә әсәр итеп укылган бу китаплардагы телгә язучылар да көнләшерлек. Мондый дини оешмалар югары уку йортларында яхшы укучы студентларны, аспирантларны күзәтеп, үз якларына акча белән кызыктырып аудара булса кирәк дип шик белдерә мөселман руханилары.

Элек тә мөселман татарларын чукындыру эшендә татар телле белгечләр җәлеп ителгән. Андыйлар табылмаган очракта христианнар арасында татар телен, татар гореф-гадәтләренең нечкәлекләрен өйрәнүчеләр табылган. Башка дин тәгълимәтләрен татарча аңлату, дини китапларын безнең телгә тәрҗемә итү XIX гасыр башында башлана.

Ш. Мәрҗәни исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Радик Исхаков чукындыру эшендә эзлекле рәвештә эш алып барылганын, моңа урыс императоры казна акчасын кызганмаганын әйтә.

“Гарәп имлясенә нигезләнеп татарчага тәрҗемә ителгән беренче христиан текстлар 1803 елда эшләнгән, “Яхшы хәбәр”дән (Евангелие) өзекләренең тәрҗемәсе нәшер ителә. Бу эш Александр I фәрманы белән эшләнә. Ул вакытта Түбән Новгород, Казан губерналарындагы чукындырылган татарлар саны тикшерелгән. Күбесенең яңадан исламга кайта башлаганын күреп, бу процессны туктатыр өчен урыс дәүләте чаралар күрә башлый.

Христиан дине китапларын тәрҗемә итүдә Казан гимназиясендә укыткан, татар мәгърифәтчесе Исхак Халфин катнашкан. Чираттагы китап 1804 елда нәшер ителә. Татарлар арасында бушка таратыла, ләкин ул халык арасында популярлык казанмый.

1812 елда Русиядә Инҗил (Библия) җәмгыяте оештырыла. Бу оешма әле дә бар, төп максатлары - Евангелиены бөтен телләргә тәрҗемә итү. 1820 елда Әстерханда Шотландия миссионерлары Әстерхан дини семинариясендә татар теле укытучысы булып эшләгән Лебедев ярдәмендә “Яхшы хәбәр”не тулысынча татарчага тәрҗемә итә. “Инҗил мөккаддәс” дип аталган бу китап Идел-Урал җирендә күпләп тарала, Казан дәүләт университеты китапханәсендә алар әле дә саклана,” дип сөйләде тарихчы.

Миссионерларны Казанда әзерлиләр

Баланы бишектә буган кебек, татарны да үз җирендә юк итәргә тырышалар. Бу сәясәт гасырлардан дәвам итә. Радик Исхаков татарларны чукындыру эшен системага салу максатыннан Казанда 1842 елда Казанда Дини академия оештырылганын, шунда ук миссионерлык бүлекләр булдырылганын әйтә. Мөселманлыкка каршы миссионерлар аерым әзерләнә. 1859 елда академиядә тәрҗемә комиссиясе оеша. Комиссиянең җитәкчесе итеп Казан дәүләт университетында эшләүче танылган гарәп белгече, тюрколог Александр Кәзембәк билгеләнә. Биредә шулай ук әле ул вакытта бакалавр гына булган Ильминский, Саблуков була. Соңгысы беренче булып Коръәнне урысчага тәрҗемә итү белән билгеле шәхес.

Гарәп имлясендә язылган Инҗил
“1860 елда “Яңа гаһед” (“Новый завет”) тулысынча татарчага тәрҗемә итәлә, ләкин гарәп имлясында язылган китап уңышсыз дип бәяләнә. Христиан дини терминнарны татар теленә тәрҗемә итү авыр була, халыкның күңеленә үтеп керми. Ильминский тәрҗемә эшендә әдәби теленнән баш тартып, миссионерлык китап текстларын сөйләм теленә нигезли. Кирилл хәрефләре белән язылган китаплар барлыкка килә.

Татарлар урыс дини китапларны укымый, чабата эченә тыгып йөрткәннәр, тәмәке урарга да ярап куйган, кәгазь әрәм булмасын дип хуҗалыкта кулланылган.

Татар морзалары арасында да татарча язылган христиан дини китапларын нәшер итүгә акча биреп торганы билгеле”, дип сөйләде тарихчы.

"Мөселманнарда секталардагы кебек акча юк"

Татарстан Диния нәзарәте дә XXI гасыр миссионерларының эшчәнлеге турында хәбәрдәр дип әйтә. Вәлиулла Якъкуб: "Русиядә традицион булмаган дин агымнарның агрессив рәвештә эшләүләре акчага корылган", ди. Мөселман оешмаларында “Яхъя шаһитләре”, баптист, адвенистлардагы кебек акча юк.

“Русиядә диннәр ирекле, дәүләт тарафыннан барлык диннәргә эшләр өчен иркенлек бирелгән. Соңгы ике дистә ел эчендә атеистик режим булган илләр һөҗүм аренасына әйләнде. Дөньяда булган барлык көчле дини оешмалар Русиядә үзләренең филиалларын булдырырга тырыша. АКШтагы секталар тарафыннан финансланган дини агымнар Русия халкын көнбатыш цивилизациягә буйсындырырга тели. Зур акчалар белән эш итүче протестантлар Русиядә үз тарафдарларын булдыру буенча актив эшли. Татарстарда аларның филиаллары инде оешты, татар телендә дә эшчәнлек алып баруга зур игътибар бирелә. Китапларны мөселманнар кабул итәрдәй итеп чыгарырга тырышалар, пәйгамбәрләр исемнәрен дә татарлар ничек әйтә, шулай кулланалар, ислами лексиканы да эшкә җигеп, татар менталитетына якынлаштырылган текстларны тәкъдим итәләр”, ди ул.

Урыс чиркәве “Яхъя шаһитләре”, баптист кебек дини хәрәкәтләренең эшчәнлекләрен тыю турында даими әйтеп килә, аларны теркәмәү турында мәсьәләне күтәрә. "Русия мөселманнары бу нисбәттән нинди эшләр башкара?" дигән сорауга Вәлиулла хәзрәт болай дип җавап бирде:

“Аларның эшчәнлегенә каршыбыз, ләкин тыя алмыйбыз, динебезнең өстен сыйфатларын күрсәтү бәрабәренә аңлату эшләрен алып барабыз. Урыс чиркәве генә түгел, Русиядәге барлык традицион диннәр дә моңа каршылык белдерде”, ди рухани.

Вәлиулла хәзрәт татарларны ислам диненә кызыктырган татарча популяр дини китаплар аз булуы белән килешмәде.

“Ике дистә ел арасында меңләгән исемдә русча да, татарча да китаплар чыкты. Сыйфатлары төрле, гадиләре дә, югары полиграфия үрнәкләре булырдайлары да бар. Сезнең тәнкыйть инде искергән, дини китаплар кибетләренә керегез, ниндиләре генә юк! Халык шуны аңларга тиеш, бушлай бер нәрсә дә булмый. Тәтигә кызыгыр алдыннан уйларга кирәк. Тыштан кәнфит булып күренгәннең эче нәҗес булырга мөмкин”, дип әйтте Вәлиулла хәзрәт.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG