Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдәге "Казан командасы" өстендә болытлар куера


Мәскәү шәһәр башлыгы урынбасары Марат Хөснуллин (с) Сабан туе бәйрәменә Татарстанга кайткан иде
Мәскәү шәһәр башлыгы урынбасары Марат Хөснуллин (с) Сабан туе бәйрәменә Татарстанга кайткан иде

Мәскәүгә киткән Казан командасын "татар-монгол явы" дип атыйлар. PR остасы Михаил Дворкович үзенең Livejournal сәхифәсендә шулай дип белдерә. Марат Хөснуллин һәм Татарстан түрәләре тирәсендә җәнҗал чыкты.


Татарстан президентының матбугат хезмәте үз исеменнән республиканың элекке төзелеш министры, ә хәзерге вакытта Мәскәү шәһәр башлыгының төзелеш мәсьәләләрен багучы урынбасары булып эшләүче Марат Хөснуллинны яклап чыкты.

Блоггер, PR остасы Михаил Дворкович үзенең Livejournal сәхифәсендә "Игътибар! Коррупция!" дигән мәкалә белән чыкты. Анда ул Марат Хөснуллинны элекке җитәкче Владимир Ресин белән чагыштырып, "Мәскәү төзелешләренең патшасы" дип атый һәм канунсыз гамәлләр кылуда гаепли.

Татарстан президент матбугат хезмәте тараткан белдерүдә: "Марат Шакирҗан улы Хөснуллин төзелеш министры булып эшләгән 9 ел эчендә үзен яхшы җитәкче итеп күрсәтте. Аның җитәкчелегендә республикада торак йортларның капиталь төзекләндерү программасы уңышлы тормышка ашырылды, аңа ТАНЕКО нефть эшкәртү корылышы төзелешен багып барырга кушылды", диелә.

Белдерүдә әйтелгәнчә, министр Марат Хөснуллин Мәскәүдә “Татарстанда 2011-2015 елларга торак төзелеше үсеше программасын яклый алды”. Шулай ук анда Хөснуллинның криминаль даирәдән чыгуы турында гаепләүләр кире кагыла һәм “Мәскәүгә татар-монгол явы” килүе турындагы сүзләр милләтара низагка чакыру кебек яңгырый, диелә.

"Татарстаннан чыккан җитәкчеләр республикада исемнәренә тап тидермичә эшләде һәм Мәскәүдә Русия файдасына эшләүләрен дәвам иттерә", диелә Татарстан президенты матбугат хезмәте тараткан белдерүдә.

"Татар-монгол явы"

Михаил Дворкович
“Татар-монгол явы” турындагы сүзләр блоггер Михаил Дворковичның язмасында әйтелгән иде. Ул "Хөснуллин командасын Мәскәүдә шулай йөртәләр" дип, башка кешеләрнең сүзләрен китерә.

Шулай да Дворкович хатындагы дәгъваларның күпчелеге Марат Хөснуллин тәкъдим иткән элекке Казан түрәсе Сергей Соколовка карый. Әмма Хөснуллинның үзенә дә шактый тәнкыйть уклары атыла.

Аерым алганда, Хөснуллин вазифага керешкәч, өченче транспорт боҗрасында төзелешкә тыю кертте, аңа кадәр башланган проектларны туктатты. Нәтиҗәдә күп кенә төзелеш ширкәтләре банкрот хәлендә калды, ди Дворкович.

Проектлар тирәсендә хәлләр шул хәтле кискенләшеп киткән ки, кайбер эшмәкәрләрнең балаларын үтерү омтылышы ясалган. Дворкович, заманында криминал белән бәйле булганына ишарәләп, бу гамәлләрдә читләтеп булса да, Хөснуллинны гаепли.

Дворкович язганча, Мәскәү башлыгы Сергей Собянин аңа шулхәтле вәкаләт биргән – ул Мәскәү башлыгының үзеннән да тәэсирлерәк кешегә әверелгән икән. Хөснуллин җитәкчелек иткән бер елда Мәскәүдә гомум төзелеш күләме 76%ка кимегән, дип яза ул.

Хөснуллин Бакча боҗрасы (Садовое кольцо) районында тротуарларга асфальт түгел, ә плитәләр салдыра, төзүчеләр аларны аннан-моннан сала икән. Дворкович үзе карап йөргән: "Юллар тигез түгел, хатын-кыз түфлиендә үкчәләр кырылачак, роликларда йөрүчеләргә дә көн бетәчәк", дип яза автор үзенең интернет сәхифәсендә.

Әнинең ширкәтенә ярдәм итү гаеп эшме?

Мәкаләсенең төп өлешен Дворкович башкалада барлык инвестиция проектларына бәя бирүче “Мәскәү шәһәр экспертизасы” оешмасы җитәкчесе Сергей Соколовка һәм аны вазифадан азат итү тарихына багышлый.

Автор аны әнисе җитәкләгән Казандагы “Бәйсез экспертиза институты”ның бүлекчәсен Мәскәүдә ачу һәм аны заказлар белән тәэмин итәргә ярдәм итү, хәтта эшмәкәрләрне шушында барырга этәрүдә гаепли. Соколов моны таный, әмма гаеп эш итеп санамый икән. Хөснуллин аны моның өчен гаепләгән, дип яза автор.

Дворкович бу мәкаләсендә үзенең гаилә дусты Олег Шаховны яклый һәм аны, Татарстаннан килгән командадан аермалы буларак, гадел һәм намуслы кеше итеп атый.

Олег Шаховны мэриягә шәһәр башлыгы Сергей Собянин алып килгән. Ул төзелеш өлкәсендә бәя сәясәте һәм дәүләт экспертизасының Мәскәү комитеты башлыгы булып эшли һәм Сергей Соколовның җитәкчесе була. Хәлләр низагка барып җиткәч, Хөснуллин Шаховны эштән азат итмәкче булган.

Түрәләрнең тарткалашы нәтиҗәсендә, ахыр чиктә Хөснуллинның Казаннан алып килгән хезмәттәше Сергей Соколов эшеннән киткән һәм Мәскәүдәге ширкәтнең бүлекчәсен япкан.

“Новое дело” иҗтимагый оешмасы исеменнән эш итүче Михаил Дворкович бу вакыйгалардан соң “Без Мәскәүдә, аз күләмдә булса да, коррупцияне җиңдек!” дип белдерә һәм Татарстаннан килгән тагын бер җитәкче, элекке Казан баш архитекторы Эрнест Мәүлүтовны да тикшерергә чакыра.

Мәүлүтов Мәскәүдә Генераль планны багучы фәнни институтны җитәкли.
Марат Хөснуллин үзе белдерүләр белән чыкмаса да, Татарстан матбугат хезмәте аны һәм Казаннан чыккан җитәкчеләрне яклап чыкты.

Аркадий Дворковичның туганы

Президент ярдәмчесе Аркадий Дворкович
Михаил Дворковичның үзен Казанда яхшы беләләр. Ул Русия президенты Дмитрий Медведевнең ярдәмчесе Аркадий Дворковичның бер туганы, бу гаиләне Мамадыш районы башлыгы белән дә туганлык җепләре бәйли икән.

Михаил Дворкович “Пресс-Холл” PR-ширкәте белән Татарстанда берничә проект тормышка ашырырга теләгән. Әмма алар уңышсыз тәмамланган. Мәсәлән, билгеле эшмәкәр Мәннәф Сәгъдиевнең “Нур” ширкәтенең йөзен агартып, дәрәҗәсен үстергән PR-проектлар кәгазьдә генә калды. Дворкович “Сәгдиев акча түләмәде” дип, аны мәхкәмәгә бирү белән дә янаган иде.

Соңыннан үзенең ширкәте зыянга эшли дип, ул аны ябу турында белдерде. Соңгы вакытта аны Мәскәүдәге эре төзелеш һәм күчемсез милек ширкәтләре белән бәйлиләр. Михаил Дворкович соңгы вакытта “Новое дело” исемле иҗтимагый оешма төзеп, үзен эшмәкәрләр хокукларын яклаучы, коррупция белән көрәшүче итеп таныта.
XS
SM
MD
LG