Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:04

Читтә яшәгән күренекле татар активисты, берничә ел “Азатлык” радиосында эшләгән Гали Акышның вафаты аны якыннан белүчеләр өчен зур югалту булды. Аның гомере, тормышының кыска гына мизгелләре Чаллы каласы белән дә бәйле иде.


Гали Акыш Чаллыда берничә тапкыр булды. Милли күтәрелеш чорын, халыкның меңәрләп Азатлык мәйданына чыгуын да үз күзләре белән күрде. Күреп кенә калмый – Гали абый үзе дә шушы урам җыеннарының берсендә катнаша һәм чыгыш ясый.

1997 елда Чаллыда яңа ачылган мәктәпкә аның исеме бирелә. Кеше үзе исән вакытта мәктәпкә исемен бирү – сирәк күренеш. Бүгенге сөйләшүдә Гали Акышның Чаллы белән булган элемтәләргә зур игътибар бирелер.

Тапшыру барышында башка шәһәрләр, башка илләр телгә алыныр. Сөйләшүдә милли мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова, “Азатлык” татар яшьләре берлегенең элекке рәисе Тәлгать Әхмәдишин, Гали Акыш исемендәге мәктәп мөдиренең тәрбия эшләре урынбасары Рәмзия Закирова катнашалар.

Гафиулла Газиз. Фәүзия ханым, Гали Акыш исемен беренче тапкыр кайчан ишеткән идегез?

Фәүзия Бәйрәмова. Гали Акыш исеме татар дөньясында Гаяз Исхакый исеме белән бергә кайта башлады. Бу сиксәненче елларның урталары иде. Гаяз Исхакыйны күтәргәндә, аның дошманнары Исхакый белән Акышны берьюлы сүгәләр иде. Сиксәненче елларның ахырында бик нык күтәрелеш башланды. Безгә милли каһарман кирәк иде. Без Гали Акышның намзәтендә туктадык.

Шулай итеп, ул безнең милли каһарманыбызга әйләнде. Урыс дөньясына Солженициннар кайткан вакыт иде. Без 1989 елның августында Болгарда бөтендөнья татарларының лигасын төзедек. Гали абыйны аның җитәкчесе итеп сайладык.

Ул үзе анда юк иде, әмма галимнәр моны хуплады. Гали абыйга без моның турында хәбәр иттек. Әмма соңыннан туксанынчы елны Гали абый үзе Казанга килгәннән соң, Татар иҗтимагый үзәге тагын бу утырышны уздырды. Шуннан соң Гали абый белән безнең элемтәләр ныгаеп китте. Егерме ел буе без милләт өчен бергәләп эшләдек.

Гафиулла Газиз. Фәүзия ханым, сез Гали Акышның үзен беренче тапкыр кайда күрдегез? Очрашу истәлекләрен әле дә саклыйсызмы?

Фәүзия Бәйрәмова. Гали абыйны беренче тапкыр күрүем 1990 елның маенда, Германиядә булды. Гали абый ярдәме белән мин беренче тапкыр чит илләргә чыктым. Ул мине Марат Мөлеков белән Германиядә яшәүче төрекләрнең корылтаена чакырды.

Германиядә ике миллионга якын төрек яши. “Төрек ислам берлеге” дигән оешмалары бар. Алар безне шушы корылтайларына чакырдылар. Мюнхен шәһәрендә татарлар белән аерым очрашу булды. Гали абый миндә бик яхшы тәэсир калдырды. Мин аның турында яхшы фикерләр генә әйтә алам.

Гафиулла Газиз. Гали абый үлеп киткәч, аны белүчеләр, аның танышлары күбәеп китте дип санамыйсызмы? Гадәттә шулай була бит: танылган шәхес киткәч, танышлар, дуслар күбәя.

Фәүзия Бәйрәмова. Мин Гали абыйның дуслары булуына сөенәм. Гали абый бәхетле картлык кичерде. Бөтен милләт аның баласы булды. Аның ишеге һәрвакыт ачык иде.

Мин ялган сөйләмәсеннәр дип куркам. Кеше үлгәннән соң бездә гадәттә шулай итте, болай итте дип әйтәләр. Шушы эшләр белән бик сак булсыннар иде. Милли лидерның әйтмәгән сүзләрен әйтте дип сөйләмәсеннәр иде. Якты образы якты булып калсын иде.

Гафиулла Газиз. Чаллы шәһәренең татар җәмәгатьчелеге эшендә Гали Акыш үзенә күрә бер эз калдырды. Чаллыда булган вакытларны искә алып китсәгез иде.

Фәүзия Бәйрәмова. Чаллыга кадәр Казандагы бер вакыйганы искә аласы килә. 1993 елда Гали абыйның 75 яшьлеген бик зурлап Казанда Опера театрында үткәрдек. Бу моңа кадәр татар дөньясында булмаган хәл иде.

Диссидент кешене, совет дошманы диеп ничә еллар буе сүгелгән кешене зурлап, милләт исеменнән сөйләү мөмкинлеген бирдек. Бу юбилейны уздырганыбызга бик сөенәм.

Фәүзия Бәйрәмова
Сценарий белән танышканда Гали абый, миндә Гаяз Исхакыйдан калган милли байрак сакланды, Фәүзия ханым, мин шуны сезгә тапшырыр идем, диде. Мин милли байракның ирләр кулында булуын теләр идем, дидем. Мөмкин булса, аны Чаллы милли хәрәкәтенә тапшырыгыз, дидем. Шулай булды да. Гали абый Гаяз Исхакыйдан калган милли байракны Чаллы милли хәрәкәте вәкилен чыгарып, аның кулына тапшырды.

Гали Акыш Чаллыга берничә тапкыр килде. Ул килгәндә, без татар милли мәктәпләре турында сөйләшкән идек. Гали абыйның Чаллыны яратуы шулкадәр дәрәҗәгә җитте ки, үлгәч монда күмдерергә васыять иткән иде. Ләкин вазгыятьләр үзгәрде. Гали абый Германиядән Төркиягә күчеп кайтты. Әмма Чаллы белән элемтәсен өзмәде. Һәр елның беренче сентябрендә үзенең исемендәге мәктәпкә шалтырата иде.

Гафиулла Газиз. Фәүзия ханым, сез бер кызыклы вакыйганы искә төшердегез: Гали Акышның Азатлык байрагын Чаллы милли хәрәкәтенә тапшыруы турында әйттегез. Белмисезме, бүген Азатлык байрагы кайда һәм кемдә саклана?

Фәүзия Бәйрәмова. Минем белүемчә, бу байрак бүген Гали Акыш исемендәге мәктәпнең музеенда саклана. Шушы музейда саклануын дәвам итсен иде.

Гали абыйны соңгы тапкыр кая күрдем дигән сорауга җавап биреп шуны әйтә алам: мин Төркиягә барган саен Гали абыйны күрергә тырыштым. 2001, 2003 елларда Төркиядә бөтендөнья төрки хатын-кызларының корылтае узган иде. Ике тапкырында да Гали абый белән очраштым.

Ә соңгы тапкыр очрашуым Төркиянең Әнкара шәһәрендә Гали абыйның өендә булды. 2008 елның апрель ае иде. Гали абый сеңелләре белән безне зурлап каршы алды.

Гафиулла Газиз. Фәүзия ханым, Гали Акыш белән соңгы очрашуларда аның татар милли хәрәкәтеннән гайрәте чигүе, күңеле кайтуы сизелмәдеме?

Фәүзия Бәйрәмова. Юк, андый әйберләр сизелмәде. Гали абыйның кайбер өметләре акланмады. Милли дәүләтчелек торгызылмады. Туксанынчы еллардагы дәрт сүнде. Гали абыйның бер ялгышын дә күрсәтер идем: ул Татарстан җитәкчеләренә бик ышанды. Алар бәйсезлекне алып бирер, дип уйлады.

Милләтчеләр алып биргән бәйсезлекне боларның юкка чыгаруларын күргәч, Гали абый моны бик авыр кичерде. Ул шактый еллар бу темага сүз кузгатмыйча йөрде. Җитәкчеләргә дә сүз әйтә алмады.

Бәйсезлек фикереннән дә баш тарта алмыйча яшәде, чөнки җитәкчеләр бүген бар, иртәгә юк. Ул беркайчан да күңелен төшермәде, һәрчак бердәмлеккә чакырды.

Тәлгать Әхмәдишин. Туксанынчы еллар башлары иде. Без ул вакытта яшь идек. Минем мәктәптә, техникумда укыган еллар иде. Ул вакытта минем әткәй радиоалгычлар алып, гел “Азатлык” радиосын тыңлап ята иде. Үзгәртеп кору чорлары башлангач, Гали Акышның исеме югарыга күтәрелә башлады. Татар интеллигенциясе аны таный башлады.

Иң беренче тапкыр Гали Акыш белән мин митингта очраштым. Азатлык мәйданында барган зур митинг вакытында аны трибунага алып менделәр. Аны мин алып бара идем. Гали Акышка әйттем: “Хәзер сезгә сүзне бирәчәкмен”.

Гали абый башта аз гына шикләнеп тә куйды. Чөнки ул вакытта килгән һәр кешене КГБ органнары тикшерә иде. Ул аны миңа белдерде. Ләкин батыр кеше, курыкмас татар көрәшчесе ярар дип, үзенең ризалыгын бирде. Ул шушы митингта беренче тапкыр татар халкын бердәмлеккә чакырды.

Аны беренче тапкыр күргәч, аның белән горурландым. Соңрак Гали Акышның “Исемдә калдылар” дигән китабын укыгач, безнең милләткә хезмәт итүчеләр арасында шундый шәхесләр булуын аңлап, горурлыгым тагын да артты.

Гафиулла Газиз. Гали Акышның чыгышларында сезнең “Азатлык” яшьләре берлеге өчен үрнәк алырлык фикерләр бар идеме?

Тәлгать Әхмәдишин
Тәлгать Әхмәдишин. Әлбәттә, аның чыгышларыннан без гел үрнәк алып тордык. Митингта әйткән сүзләре дә безнең күңелләргә ятып калды. Олы яшьтә булуына карамастан, даими рәвештә безгә хатлар язып торды. Ул Гаяз Исхакый дәвамчысы буларак үзенә алган бурычны тормышның азагына хәтле үтәде, дип әйтергә була. Мондый шәхесләр безнең татарда бик сирәк.

Гафиулла Газиз. Рәмзия ханым, Гали Акышка кагылышлы истәлекләрне яңартып китсәгез иде.

Рәмзия Закирова. Безнең лицей 1997 елда ачылды. Гали Акыш белән беренче очрашуым шушы елның беренче сентябрендә булды. Туксанынчы еллар авыр еллар булды. Ана теле өчен көрәшеп йөргән еллар иде. Ул вакытта минем Гали Акышка моның кадәр ихтирам булмаган. Мин аны шәхес буларак белеп бетермәгән идем.

1990 елларда безнең төп өметләребез мәктәп белән бәйле иде. Гаяз Исхакыйның көрәштәше килә дигән фикер безне уятты. Көрәшче килә дигәч, минем күз алдында кечкенә генә гәүдәле, тыйнак кына бер кеше пәйда булды. Ә бит көрәшчеләрне без зур гәүдәле итеп күз алдына китерәбез. Шулай да Гали Акыш минем күңелемдә кечкенә буйлы түгел, ә зур буйлы баһадир булып калган.

Лицейны ачканда, мин алып баручы булдым. Эчемдә шундый хис бар иде: озак сөйләмәсә, ярар иде. Гали абыйны тыңлаганда, бер әйбер ачыкланды: аның һәрбер сүзенең урыны бар. Саф татарча сөйләшә, рус сүзләрен катыштырмый иде.

Икенче очрашуыбыз бер елдан соң аның хатыны Зарифә ханым белән булды. Алар безгә яңадан кунакка килделәр. Без ачык дәресләр әзерләгән идек. Шул вакытта Гали ага Акыш миңа икенче яктан ачылгды. Аның бөтен хәрәкәтендә, бөтен сөйләмендә, күз карашында да зыялы, затлы татар милләтенең бер улы булуының чагылышлары бар иде.

Гали ага миндә ниндирәк хисләр калдырды икән дип уйланып утырганда, күңелемдә бер сорау тау иде: Гали ага Акыш кебек чит илдә туып, гомер буе Кытайда яшәп, аннан Төркиягә китеп торган кешегә кем татар милләтенә булган мәхәббәтне утырткан? Бу мәхәббәтне аңа гаилә, әти-әнисе биргәндер, дип уйлыйм.

Гафиулла Газиз. Фәүзия ханым, сез Татар лигасы турында әйтеп киткән идегез. Гали Акыш – Татар лигасын төзүдә катнашкан кешеләрнең берсе. Ул үзе исән вакытта әлеге Татар лигасының тәнкыйтьләүчесе дә булды. Бу лига милләт өчен мөһим дип санаучылар да бар иде. Сез моның белән килешәсезме?

Фәүзия Бәйрәмова. Ул вакытта бик мөһим иде. Аны төзегәндә бөтендөнья татарларын берләштерә торган татар конгрессы да юк иде, милли мәҗлес тә юк иде. Татар иҗтимагый үзәге бар иде, әмма чит илләрдәге татарлар белән эшләү аңа авыр иде.

Безгә чит илләрдәге татарлар белән эшли торган лидер кирәк иде. Гали абыйның кандидатурасын кулай дип таптык. Аны олы яшьтә булуын тәнкыйтьләделәр. Ул берүзе дип тәнкыйтьләделәр. Ләкин ул тик кенә утырмады. Төрле илләргә барып чыгыш ясады. Татар лигасыннан киткәндә, ул аны Садри Максудиның оныгына тапшырды.

Гали абый исән чакта Төркиядә берничә китабы чыкты. Томнар чыкмады, ул бит сәясәтче иде. Сәясәтченең фикере кыска була. Аның мөһим чыгышларын, хатирәләрен Татарстанда да чыгарырга кирәк иде дип уйлыйм. Халкыбыз үз каһарманнарын белергә тиеш.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG