Accessibility links

Кайнар хәбәр

Испаниядә парламентка сайлау ноябрьдә булачак


Хосе Луис Родрегос Сапатеро
Хосе Луис Родрегос Сапатеро
Испвания хөкүмәте башлыгы Хосе Луис Родрегос Сапатеро парламентка вакытыннан элек булачак сайлауны 20 ноябрьгә билгеләде. Сайлау билгеләнгән вакытка караганда дүрт айга алдан үтәчәк.

Күзәтүчеләр фикеренчә, оппозиция һәм илдә хакимлек итүче Социалистлар фиркасе әгъзаларының бер өлеше таләбе белән премьер әлеге карарга килгән.

Оппозициядәге консерваторлар Сапатероның икътисад сәясәтен каты тәнкыйтьли. Үз чиратында социалистлар соңгы айларда үзләренең дәрәҗәләре күтәрелүне файдаланып калырга тели.
XS
SM
MD
LG