Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:14

24 июль көнне Омскида балалар Сабан туе үтте. Балалар өчен мондый бәйрәм Себер җирендә икенче мәртәбә үткәрелә.


Сабантуйны оештыручы шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте балалар өчен зур бәйрәмне узган ел беренче мәртәбә үткәргәннән соң аны һәр ел оештырырга карар кыла. Быелгы бәйрәмне үткәрү 18 июньгә билгеләнә. Әмма финанс мәсьәләсе хәл ителмәү сәбәпле, Сабан туе июль ахырына кадәр кичектерелә.

“Без быел да, узган елдагы кебек, шәһәр хакимияте ярдәме белән, ягъни хакимиятнең грантлар бәйгесендә катнашып матди якны хәл итәргә карар кылдык. Шәһәр хакимияте безнең эшчәнлекне хуплый, күп эшләребездә ярдәм күрсәтеп тора, “Мин татарча сөйләшәм”, “Чәк-чәк pаrti” кебек Бөтенрусия акцияләре дә хакимият ярдәме белән үткәрелә”, ди мохтарият шурасы әгъзасы Гөлсинә Әхмәрова.

Балалар Сабан туен үткәрү өчен мохтарият март аенда ук «Балаларга милли тәрбия» темасына максатлы програм язып комиссия карамагына тапшыра һәм җиңүгә ирешә. Әйтик, грантлар бәйгесендә каралган 314 проектның 180-е җиңүче дип табыла.

Грантлар бәйгесенең җиңүчеләре күптән билгеләнгән, сертификатлар тапшырылган булса да, акча мәсьәләсе бүгенге көнгә кадәр проблема булып тора икән. Мэриядә финансларның тоткарлануын грант отучыларның күп булуы, шунлыктан барлык язылырга тиешле рәсми кәгазьләрнең әзер түгеллеге белән аңлаталар.

«Вәгъдә ителгән бәйрәмне бер айдан артык көткән балаларны нәүмиз итә алмадык, соң булса да, уң булсын дип, үткәрергә уйладык», ди “Өмет” балалар студиясе җитәкчесе Гөлфия Шәйхетдинова.

Ярдәмгә халкыбызның киләчәгенә битараф булмаган иганәчеләр килә. 13 ел дәвамында мохтариятнең рәисе булып эшләгән Гафия Алееваның каты авыруы сәбәпле, күптән түгел сайланган яңа рәис – эшмәкәр Тамир Алимбаев, Марат Катыров, Серик Корбанбакиев, Рәис Зарипов кебек эшмәкәрләр һәм башкалар ярдәме белән призлар-бүләкләр сатып алына, Русия, Сабан туе һәм мохтарият байраклары эшләнелә, башка әзерлек чаралары башкарыла.

Сабан туе, узган елдагы кебек, «Омски ныгытмасы» тарихи-мәдәни комплексы җирлегендә булды. Бәйрәм концерт програмында катнашучылардан торган йөреш белән башланып китте. Алдан арбасына «Өмет» студиясенең нәниләрен утырткан җигүле ат, алардан соң байраклар тоткан үзешчән артистлар һәм кунаклар Сабан туе мәйданын әйләнделәр.

Сәхнәгә Сабан туе әләме күтәрелгәннән соң дога укылды, котлаулар яңгырады. Шәһәр хакимиятенең милли һәм дини оешмалар белән эшләүче бүлек башлыгы Евгений Лобунец үзенең чыгышында: “Балалар өчен Сабан туе үткәрү – уникаль күренеш”, диде

Балаларның Сабан туе быел Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган иде. Концерт програмын «Өмет» студиясе балалары Тукайның «Туган тел» җыры белән башлады. Концерт барышында рус һәм татар телләрендә Тукайның шигырьләре укылды.



Бәйрәм концерты өч сәгать буена барды, беррәттән уеннар, бәйгеләр үткәрелде. Сабантуйның берничә мәртәбә кичектерелүе, күпчелек коллективларның җәйге ялларда булулары сәбәпле, быел милли коллективлар концерт програмында катнашмадылар.

Дөрес, сәхнәдә «Өмет» студиясе һәм «Умырзая» ансамбле үзешчәннәреннән башка Усть-Ишемнән килгән җырчы кыз һәм Тара районы, Олы Уыш авылының “Кояш” балалар төркеме чыгыш ясады.

Аның каравы, бәйрәмне карарга килүчеләр арасында төрле милләт вәкилләре бар иде. Русия шәһәрләре буйлап сәяхәткә чыккан Израил ватандашлары Элла ханым һәм Юда әфәнде Омскида да тукталганнар һәм шәһәр белән танышып йөриләр. Әлбәттә, алар “Омски ныгытмасы” кебек тарихи урынны да карарга килгәннәр.

Элла ханым тарихи Ватанына күчеп киткәнче озак еллар Үзбәкстанда яшәгән, “сезнең көйләр миңа үзбәк көйләрен хәтерләтте. Безнең өчен бик кызыклы булды, һәр милләткә үз тарихын, йолаларын, бәйрәмнәрен белү бик мөһим”, ди Элла ханым.

Сабан туе уеннары, бәйгеләре, җыр-биюләре белән өч сәгатьтән артык дәвам итте. Уеннарны «Умырзая» ансамбле үзешчәннәре, көрәш бәйгесен Омскиның күренекле спортчылары Тимерҗан һәм Салават Кәлимуллиннар үткәрде.

Балалар Сабан туеның иң кечкенә батыры –6 яшьлек Данил Дәүләтбагин, баш батыр – Кәлимуллиннарның укучысы, 15 яшьлек Даниил Коваленко булды.

Балалар Сабан туен тамаша кылган өлкәннәр, бәйрәм яхшы үтте, бик кирәкле, әһәмиятле бәйрәм бу дигән фикерләр белдерделәр.

XS
SM
MD
LG