Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңавылда граната шартлады


Шартлатучы һәлак булды һәм дүрт кешене яралады (архив фотосы)
Шартлатучы һәлак булды һәм дүрт кешене яралады (архив фотосы)

Башкортстанның Эчке эшләр министрлыгына яңа башлык билгеләнгән көннәрдә республика халкын тетрәндергән җинаять булды. 28 июль көнне Яңавыл шәһәрендә бер ир граната шартлатып үзе үлде һәм дүрт кешене яралады.


Яңавыл шәһәре Пермь крае һәм Удмуртия республикасы белән чиктә урнашкан шәһәр. Биредә булган шартлауның Пермь крае кешесе белән дә бәйле булганлыгы ачыкланды. Баксаң, Пермь краеның Чернушки поселогында яшәүче бер эшкуар Яңавылдагы элекке авыл хуҗалыгы техникумы бинасын төзекләндерергә һәм анда “Өч банан” исемле сәүдә үзәге ачмакчы булган.

Төзекләндерү эшләрен башкару өчен эшчеләр төркемен яллаган ул. Һәр ай саен хезмәт хакын түләп барырга ышандырган булган. Әмма акчаны өлешләтә генә түли барган эшкуар әфәнде. Шушы хәл белән риза булмаган бер эшче Пермь эшкуарын акылга утыртырга уйлапмы, әллә инде куркытып кына алыргамы, аның белән “ачыктан-ачык” сөйләшүгә РГД кул гранатасын тотып килә. Саксызлык аркасында граната аның кулында ук шартлый.

Эшкуарга дәгъва белдергән бахры эшчене граната теткәләп ташлый һәм ул шунда ук һәлак була. Ә аның белән сөйләшүгә килгән эшкуар һәм биредәге тагын өч кеше каты яраланып хастаханәгә озатыла. Аларның да хәле бик шәптән түгел дип әйтелә.

Бу хакта журналистлар белән аралашуда Яңавыл шәһәре һәм районы хакимияте башлыгы урынбасары Салават Гыйльмиев белдерде.

“Әлеге фаҗиганең сәбәбе нигезендә эш бирүче белән аның кулы астында эшләүче арасында килеп чыккан низаг ята”, диде Салават Гыйльмиев. Аның әйтүенчә, әле шәһәрдә Уфадан һәм Нефтекамадан килгән иминлек хезмәтләре һәм эчке эшләр министрлыгы вәкилләре тикшерү эшләрен дәвам итә.

Шул ук вакытта, шул ук көнне Уфадагы “Семья” исемле сәүдә-ял итү үзәгендә шартлау булачак дигән хәбәр алына. Аны телефоннан бер ир шалтыратып әйтә. Тиз арада бирегә полиция хезмәткәрләре килеп җитә. Алар биредән 2 мең чамасы кешене урамга чыгара һәм эзләү эшләрен башлый. Бәхеткә бернинди дә шартлаткыч табылмый.

Ә инде озак та үтми, сәүдә үзәгенең “шартлаячагы” хакында хәбәр иткән бер ир кулга да алына. Аның Бүздәк районыннан килгән кеше булуы ачыклана. Аракы белән сәрхүшләнеп алган ир шулай күңел ачып алырга уйлаган икән. Хәзер аның бу “кәеф күтәрүе” өчен зур күләмдә штраф яный.
XS
SM
MD
LG