Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 16:43

АКШ Төньяк Кореядан “киләчәктә үзгәртелмәячәк” адымнар таләп итә


Стивен Босуорт

Стивен Босуорт

АКШ Дәүләт Департаменты белдерүенчә, Вашингтон хәзерге дипломатик сөйләшүләрдә Төньяк Кореядан атом програмыннан баш тартуда “төгәл һәм киләчәктә үзгәртелмәячәк” адымнар таләп итә.

Департамент белдерүенчә, кичә башланган сөйләшүләр җитди һәм эшлекле булып тора. Анда Корея Халык Демократик Республикасының тышкы эшләр министры урынбасары Ким Кье Гван һәм АКШ-ның махсус вәкиле Стивен Босуорт катанаша.

Эле шушы көннәрдә генә Төньяк Корея үзенең атом програмына багышланган Халыкара сөйләшүләргә әйләнеп кайту мөмкинлеген белдергән иде. Ул сөйләшүләр 2008 елда өзелде. Шуннан соң Вашингтон Пхеньянга үз вәкилен Кушма Штатларга җибәрергә тәкъдим итте.

XS
SM
MD
LG