Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Гадел Русия” фиркасе сайлау алды программасын тәкъдим итә


"Гадел Русия" фиркасенең сайлау алды программасы проекты
"Гадел Русия" фиркасенең сайлау алды программасы проекты

"Гадел Русия" фиркасе сайлау алды программасын тарата. Партия сайлаучыларны социаль тигезсезлекне, коррупцияне бетерү, авылларны күтәрү вәгъдәләре белән җәлеп итмәкче.


Сәяси фиркаләрнең Татарстан бүлекләре бер-берартлы сайлау программалары тәкъдим итә башлады. “Бердәм Русия” праймериз эшләре алып барса, коммунистларның конференциясе шау-шулар белән узды. “Гадел Русия” фиркасе исә сайлау алды программасын 20 мең санда бастырып, халыкка тарата. Әлеге программада төп 15 маддә бәйнә-бәйнә халыкка тәкъдим ителә.

"Безнең максат – яңа XXI гасырның яңа социализмын төзү", дип башланып китә "Гадел Русия" фиркасе бастырып чыгарган сайлау алды программасы.

“Социаль тигезсезлекне бетерү беренче максат”

"Илебез бүген бик мөһим сайлау алдында. Без, шәхес абруе канун белән тәэмин ителгән Русиянең ирекле, мөстәкыйль, динамик үсеш алган ил булуын телибезме, әллә инде Русиянең ташландык һәм коррупциягә баткан ил булып калуынмы? Сайлауда һәркем үзе хәл итәчәк", диелә фирка программасында.

"Гадел Русия" халыкның социаль тигезсезлеген Русиянең төп проблемы дип саный. Байлар белән фәкыйрьләрнең керемнәрендәге аерманы 3 мең ярым сумга калдырырга вәгъдә итә ул. Фирка шулай ук хезмәт базарында яңа һөнәри берлекләр корып, хезмәт кешесенең мәнфәгатьләрен якламакчы.

"Гадел Русия" програмында пенсияләрне арттыру, фәкыйрь гаиләләргә конкрет ярдәм күрсәтү, торак-коммуналь хезмәтләрнең бәясен төшерү, гражданнарны торак белән тәэмин итү, авылларны күтәрү, бушлай медицина хезмәте күрсәтүне кире кайтару планнары да каралган.

Програмда мәгариф өлкәсенә дә киң урын бирелә. Коррупция исә милли куркынычсызлыкка янаучы афәт буларак телгә алына. Ул социаль күралмаучанлык тудыра, икътисади һәм социаль тотрыксызлыкка яный һәм хакимияткә ышанмаучылык барлыкка китерә, дип белдерелә.

"Гадел Русия" төп маддәләр буларак санап үткән әлеге җитешсезлекләргә карата партиянең таләпләрен һәм проблемнан чыгу юлларын да күрсәтә.

“Социаль программалар безне башкалардан аерып торачак”

Фирканең Татарстан бүлеге аппарат җитәкчесе Азат Ислаев, бу программаны хәзерге вакытта тикшерү бара, без халыкка үз программабызны төрле юллар белән тәкъдим итәбез, ди.

"Без программаны газетлар, хатлар, сайт аша халыкка җиткерәбез. Әмма моның аз икәнен дә аңлыйбыз. Шуңа программаны тикшерү өчен түгәрәк өстәлләр уздырырга планлаштырабыз. Төп игътибар социаль программаларга биреләчәк. Бу безне башка сәяси партияләрдән аерып торыр дип ышанам", ди ул.

Ислаев, Дума сайлауларында "Гадел Русия" 15% тавыш җыюны максат итеп ала, Татарстаннан ким дигәндә 3 депутатның сайлануына өмет итәбез, ди.

"Депутат урыны өчен 20-25 намзәт көч сынашыр, әмма аларның исемнәрен әйтергә әле иртәрәк, бар мәгълүмат та конференция узганнан соң бастырып чыгарылачак", дип белдерә "Гадел Русия" сәяси партиясенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Азат Ислаев.
XS
SM
MD
LG