Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:58

Вашингтонның дистәләрчә Русия түрәсенә виза чикләүләре кертүе мөнәсәбәтләрне яхшыртуга зыян китермәсме?

Ак Йорт Русия белән мөнәсәбәтләрне сүндереп кабызу сәясәтен үзенең төп дипломатик уңышларының берсе буларак күрсәтергә тырыша. Әмма бу атнада дәүләт департаментының берничә дистә русиялегә АКШка керүне тыюы Мәскәү белән мөнәсәбәтләрне яхшырту юнәлешендәге кайбер казанышларны юкка чыгарырга мөмкин.

Магнитский эшенә бәйле берничә дистә русиялегә виза чикләүләре кертелү Русия хакимияте өчен көтелмәгән хәбәр булды. Русиядә 230 миллион долларлап дәүләт акчасын алдау юлы белән үзләштерүдә эчке эшләр министрлыгының һәм Федераль иминлек хезмәтенең югары түрәләре катнашуы турында хәбәр итүче Сергей Магнитский тикшерү изоляторында үлде. Президент Дмитрий Медведев каршындагы кеше хокуклары шурасы хисабында Магнитскийның вакытында медицина ярдәме булмау сәбәпле үлгәнлеге һәм үләр алдыннан каты кыйналганлыгы әйтелә.

Вашингтон менә шушы эшкә бәйле түрәләргә виза чикләве керткән иде.

Әмма Кремльнең моңа җавабы бик ачулы булды. Медведевның сүзчесе президентның Вашингтонга җавап адымнары әзерләвен игълан итте. Сүзче Наталья Тимакова Русия җитәкчелегенең АКШ дәүләт департаменты гамәленә гаҗәпләнүен белдерде һәм: “Салкын сугышның иң авыр елларында да мондый хәлләрнең булганы юк иде", диде.

Иң кызыгы шул ки, дәүләт департаменты бу исемлекне мөнәсәбәтләргә зуррак зыян китерергә мөмкин тагын да кырысрак исемлеккә юл куймау өчен әзерләгән булырга охшый. АКШ конгрессменнары әзерли торган икенче бер исемлеккә тагын да күбрәк кешеләр кертелгән һәм анда виза чикләүләре генә түгел, аларның АКШтагы банк хисапларын туңдыру да карала.

Федр Лукьянов
“Russia in Global Affairs” журналы мөхәррире Федор Лукьянов: «АКШ Сенатыннан мондый гамәлләрне һәркем көтсә дә, дәүләт департаментының алдан мондый чаралар күрүен беркем көтмәгән иде”, ди.

Бу атнада киеренкелекне арттыручы башка гамәлләр дә булды. Республикан сенатор Джон Кил Грузиядәге АКШ илчелеге янында булган шартлауны ныграк тикшерергә чакырды. АКШ күзләү хезмәтләре бу шартлау Русия агентына бәйле булырга мөмкин дип исәпли.

Пәнҗешәмбе көнне исә Русиянең НАТОдагы вәкиле Дмитрий Рогозин яңадан АКШның Европада төзеләчәк ракета калканы Русиягә каршы юнәлтелә дип белдерде.

Ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр соңгы елларда вакыт-вакыт үзгәребрәк торса да, Барак Обаманың Русия белән мөнәсәбәтләрне сүндереп кабызу сәясәте иң авыр көннәргә керде. Ак Йорт бу сәясәтнең иминлек өлкәсендә зур казанышларга китерүен белдереп килә, Русиянең Әфганстандагы чараларга хезмәттәшлек күрсәтүе, Иранга карата чикләүләр мәсьәләсендәге адымнары, атом коралларын чикләүләр турындагы яңа СТАРТ килешүе дә телгә алына.

Башка бер зур үзгәреш исә ул кадәр ачык күренми. Элекке президент Джордж Буш чорында дипломатлар арасындагы төрле дәрәҗәдәге бәйләнешләр президентлар арасында турыда туры диалогка китерә иде. Ул чакта күп нәрсә шәхси мөнәсәбәтләргә бәйле булды. Әмма Буш киткәннән соң, бюрократик бәйләнешләр кире торгызылды.

Русия дипломатлары хәзер АКШ дипломатлары белән хезмәттәшлекнең хәтта чагыштырмача дустанә булган 1990 еллардагыдан да җиңелрәк булуын әйтә. Элек карарлар югары дәрәҗәдә һәм шактый озак әзерләнсә, хәзер күпкә тизрәк эшләнә.

Әмма Русия җитәкчелеге Сенатның Магнитский карары сәбәпле Иран, Әфганстан һәм Төньяк Корея мәсьәләсендә хезмәттәшлектән чигенү белән янады.

Андрей Пионтковский
Бу турыда АКШ дәүләт департаментының матбугатка саркып чыккан белдерүендә әйтелә. Бу белдерү кырысрак чикләүләргә каршы юнәлтелгән булса да, сәясәт белгече Андрей Пионтковский: "Русиянең бу янавы теләнгәннең киресенә китергән булырга охшый", диде.

"Мин бу хәлләрне шулай аңлыйм. Күрәсең иң югары дәрәҗәдәгеләрнең, бәлки хәтта президентның да, мондый сүзләргә исе киткән һәм алар мондый янауларга бирешмәскә булган", ди Пионтковский.

Күзәтүчеләр Ак Йорт документының матбугатка саркып чыгуы мөнәсәбәтләрнең бозылуын теләмәүне күрсәтү өчен оештырылган булырга мөмкин дисә дә, Ак Йорт әзерләгән кара исемлек инде Вашингтонда зур үзгәреш булганлыгын күрсәтә.

Русиядәге кеше хокукларын яклаучылар һәм Вашингтон Мәскәү белән мөнәсәбәтләрне яхшырту хакына Көнбатыш кыйммәтләренә хыянәт итә дип борчылучылар исә әлеге кара исемлекне хуплап чыкты.

Шул ук вакытта АКШның әлеге гамәлләре мөнәсәбәтләрнең тагын да авыррак чорга керүенә юл ачарга мөмкин. АКШ Сенатында әзерләнүче Магнитский исемлеге язмышы әлегә билгесез булып калса да, Русия Дәүләт Думасы инде АКШ түрәләренә каршы үз исемлеген әзерли.

Әмма күп кенә күзәтүчеләр бу хәлләр мөһим мәсьәләләрдәге хезмәттәшлеккә зыян китермәячәк дип исәпли.

Мария Липман
Карнеги үзәге вәкиле Мария Липман: "Элекке шуңа охшаш киеренкелекләр дә мөнәсәбәтләрне боза алмаган иде", ди. Мисал итеп ул АКШ дипломатларының WikiLeaksка чыккан яшерен хисапларын, былтыр Америкадан ун Русия күзләүчесенең чыгарып җибәрелүен искә ала.

Бу фикерне Лукьянов та хуплый.

“Әлбәттә бу мөнәсәбәтләрне яхшыртмаячак. Әмма әллә ни зур зыян да китермәс дип уйлыйм, чөнки хәзер Русия белән Кушма Штатлар арасындагы Әфганстан, атом коралларын киметү һәм хәтта Иран мәсьәләсендәге хезмәттәшлек ике илнең дә мәнфәгатьләренә туры килә.

Лукьянов: "Мөнәсәбәтләргә зыян килсә дә, хәзер Русия һәм АКШ сәясәтчеләре президент сайлаулары белән мәшгуль, шуңа күрә 2013 елга кадәр бик кискен адымнарга бармаячак", ди.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG