Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:10

Шушы көннәрдә Шарлык районы Яңамуса авылында Хәйбулла чишмәсен ачу тантанасы үтте. Тирә-якларын әкияткә әйләндергән чишмәләрдән бу өченчесе булды.


Әлеге район Оренбур төбәгендә иң күп чишмәле районнардан санала. Чишмәләрне Шарлык районының өстәмә су чыганагы дип тә йөртәләр. 265 чишмәнең 20дән артыгы Яңамуса авылы тирәсендә ага.

Яңамуса авылының тагын бер яшәү билгесе – ул авыл тирәсендәге яңартылган чишмәләр. Бу чишмәләрнең бер үзенчәлекләре бар: алар бер-берсеннән аерыла.

Яңамуса авылы тирәсендә бәреп чыккан иң тәмле сулы өч чишмә бар. Газиз, Пчёлка һәм яңа ачылган Хәйбулла чишмәсе. Гадәт буенча чишмәне – аны тапкан кеше исеме белән атыйлар.

Наилә Шабаева укучылары белән
Чишмәләр төзүне авыл халкы үз көче белән башкара.

“Кемдер агачтан кош һәм хайваннарның сыннарын ясады, икенчеләре агачтан өстәл белән урындыклар булдырды, өченчеләре таллардан шалашлар үрде – чишмәләрне матурайтуда һәркем үз өлешен кертергә тырышты. Ә менә яңа ачылган Хәйбулла чишмәсенең суы да иң татлысы булып тоела бит әле”, дип сөйләде төзүчеләрнең берсе Рәфис Мөхәммәтов.

“Татарстаннан читтә яшәп тә, үз халкының киләчәге турында уйлап, татар авылын, аның гореф-гадәтләрен, телен саклап калу теләге зур көч сорый, боларны үз халкын яраткан татар хатын-кызы гына эшли аладыр”, ди Яңамуса авылы халкы җитәкчеләре турында.

Яңамуса авылы күренеше
Яңамуса авылы җирлеге башлыгы Райлә Бадамшина эшләре хакында түбәндәгеләрне сөйләде:

“Чишмәләрнең төзү эшләрендә безгә якташларыбыз да булыша, аларның матди ярдәменнән башка бу эшләр мөмкин дә булмас иде.

Бу урыннарны эшләгәндә, ял итүчеләр үзләреннән соң чүп калдырып китмәсләрме дигән шикләр дә булмады түгел, булды.Тик бу икеләнүләр барысы да урынсыз булып чыкты. Монда һәрвакыт чисталык. Киләчәктә тагын авыл тирәсендә аккан бер чишмә тирәсендә төзекләндерү эшләрен башларга дип уйлап торабыз”.

Чишмәләрнең күпчелеген табигать ташлы кыяларда урнаштырган. Аларны авыл халкы белән бергәләп карыйлар: чистарталар, агачлар утырталар, тирә-ягын коршыйлар, бизиләр. Мәсәлән, Пчёлка чишмәсе тирәсе умартачыларның яраткан урыннары: алар анда бал кортларының ояларын урнаштыралар.

Игезәкләр Роберт һәм Эльвина Рахманкуловлар
Чишмәгә әкият геройлары яныннан үтеп, күпер аша чишмәгә киләсең дә, чәйгүннән аккан салкын су эчәсең. Ерак түгел өстәл-утыргычлар куелган, казан белән аш пешерү өчен дә җайланмалар эшләнгән.

Чишмә архитектураларының һәрберсе төрле сихри әкият дөньясын хәтерләтә. Шуларның берсе – Газиз чишмәсе.

Суы тәмле Газиз чишмәсенең. Авыл халкы күп йөри бу чишмәгә. Чишмә – тормышның башы.

"Бик күп еллар элек, Газиз исемле бер укытучы-авылдашыбыз, бу урында чишмә ачкан. Без, аның авылдашлары, әлеге чишмә янында бик матур ял итә торган урын эшләдек. Газиз чишмәсе дип, без Газиз абый истәлегенә атадык”, ди Яңамуса авылы җирлеге башлыгы Райлә Бадамшина. Бу чишмәдә һәрвакыт балалар күп була. Яңамуса авылы мәктәбе укучысы Эльвина Рахманкулова Газиз чишмәсе суын иң тәмлесе дип саный.

Бер яңа матур гадәт тә барлыкка килгән: һәрбер чишмә суын эчкән кеше, агачларга су сибәргә тиеш.

Мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Наилә Шабаева укучыларын Газиз чишмәсенә еш алып килә икән, ә балалар бу агачларга су сибә торган матур гадәт турында онытмыйлар.
Хәйбулла чишмәсе

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG