Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:27

Һайфонда янгында 13 кеше үлгән


Вьетнамның төньягындагы Һайфон шәһәрендә аяк киеме җитештерү ширкәтендә булган янгында 13 кеше үлгән. 25 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта Associated Press Вьетнам матбугатына таянып хәбәр итә.

Әлеге янгын җомга көнне эретеп ябыштыручылар яшен үткәргечне урнаштырган вакытта чыккан. Очкыннан түбәгә ут капкан һәм эшчеләргә чыгу юлын бикләп җимерелгән.

Полиция әлеге ширкәт башлыгы вьетнамны һәм аның ире кытайны тоткарлаган. Тикшерүчеләр эретеп ябыштыручылардан да сорау ала.

XS
SM
MD
LG