Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ белгече хисабы: Гыйракта былтырга караганда куркынычрак


Стюарт Боуэн
Стюарт Боуэн
Кушма Штатларның Гыйракны торгызу мәсьәләсендә махсус белгече Стюарт Боуэнның һәр өч ай саен игълан ителә торган соңгы хисабында, Гыйракның эшләү өчен гадәттән тыш куркыныч ил булып калуы, турында әйтелә.

Әлеге документта узган ел белән чагыштырганда быел тагын да куркынычрак, диелә. Һөҗүмнәр, үтерүләр еш булып тора, шыгый кораллы сугышчылары көч куллана.

Гыйракта июнь аенда АКШ-ның 15 солдаты һәлак булды. Бу соңгы ике ел эчендә бер айда булган иң зур күрсәткеч.

Боуэн хисабында Гыйрак башкаласы Багдадта хөкүмәт биналары һәм илчелекләр урнашкан “яшел бүлге” дип аталган иң ныгытылган һәм сакланучы өлештә дә атышлар ешайганы әйтелә.
XS
SM
MD
LG