Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:30

Нью-Йоркта Төньяк Корея сөйләшүләрен яңарту өчен киңәшләшү узды


Стивен Босуорт

Стивен Босуорт

Кушма Штатлар Төньяк Кореяны атом-төш програмыннан баш тарту кирәклегенә инандыру өчен Көньяк Корея һәм башка илләр белән дә киңәшләшәчәк. Бу хакта Нью-Йоркта АКШ-ның Төньяк Корея белән сөйләшүләр вәкиле Стивен Босуорт Пхеньян төркеме белән ике көнлек киңәшләшүдән соң әйтте.

Төньяк Корея тышкы эшләр министрлыгы вәкиле әлеге киңәшләшүне “позитив” дип атады һәм киләчәктә дә сөйләшүләр булачагына ышаныч белдерде.

АКШ, Кытай, Япония, Көньяк Корея һәм Русия 2003 елдан бирле Төньяк Кореяның атом-төш коралы ясавын туктатуга багышланган сөйләшүләр үткәрә. 2009 елның апрелендә Пхеньян әлеге сөйләшүләрне өзгән иде.

XS
SM
MD
LG