Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:29
Төркия президенты Абулла Гүл берничә югары дәрәҗәдәге хәрби түрәнең эшеннән алыну уңаеннан җитәкчелектә кризис дигән сүзләрне кире какты.

“Әлеге хәлне моңа кадәр күрелмәгән вакыйга дип атарга мөмкин булса да, илдәге хакимияттә бушлык турында сүз бармый”, дип белдерде Гүл.

Җомга көнне Төркия хәрби көчләр башлыгы Исык Косанер, шулай ук хәрби диңгез, һава һәм җир өсте гаскәрләре башлыклары, дистәләрчә генералның дәүләткә каршы фетнәндә гаепләнеп, кулга алынуына каршылык күрсәтеп, үзләренең эштән китүен белдерде. Күпләр бернинди фетнә дә булмаган, кулга алулар - хөкүмәт башлыгы Рәҗәп Эрдоган хәрбиләрнең илдәге көчле йогынтысын йомшартырга тели, дип саный.

XS
SM
MD
LG