Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либия гыйсьянчылары хәрби башлыгын алар белән бәйләнештәге исламчылар үтерергә мөмкин


Либиядә милли күчеш шурасы министры Али Тархуни, гыйсьянчыларның хәрби башлыгы Габдел Фәттах Юнис үлеме артында баш күтәрүчеләр белән бәйләнештәге исламчылар тора, дип белдерде.

Тархуни Юнисның ни өчен үтерелүен белдермәде, бары тик тикшерү дәвам итә, дип кенә әйтте.

Габдел Фәттах Юнис һәм аның ике ярдәмчесе гыйсьянчылар күзәтүендә булган Бингази шәһәренә сөйләшүләр өчен баргач үтерелде. Каддафи хөкүмәте әлеге үлем өчен “Әл-Каидә” җаваплы дип, бу хәл гыйсьянчылар җитәкчелегенең йомшаклыгын күрсәтә, диде.

НАТО көчләре Каддафи контролендәге мәгълүмат чараларының нәфрәт таратуын һәм янауларын туктату өчен дип аңлатып Либиядәге өч телетапшыргычны бомбалады.
XS
SM
MD
LG