Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 21:04

Гайанада очкыч казага юлыкты


Гайанада башкала һава аланына төшкәндә 150 юлчы утырган Боинг очкычы икегә аерылды. Үлүчеләр турында хәбәр ителми, берничә кешенең яралануы турында гына әйтелә.

Caribbean Airlines ширкәте очкычы Нью-Йорктан киткән. Джорджтаунда ул Тринидад һәм Тобагога барганда туктап алырга тиеш була.

Беренчел хәбәрләргә караганда, яңгыр яуганга очкыч төшү юлыннан читкә китеп утырган һәм 60 метр тирәнлектәге тарлавык янында туктаган.

XS
SM
MD
LG