Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 08:58

Мисырда Израильгә баручы газ үткәргечкә һөҗүм булган


Мисырда янә Израильгә баручы газ үткәргечкә һөҗүм иткәннәр. Күрүчеләр әйтүенчә, газ бүлүче станция тирәсендә көчле атышлар ишетелгән. Әлеге станция июль аенда сафтан чыккан иде. Анда яшәүчеләр әйтүенчә, ул әлегә кадәр төзекләндерелмәгән.

Февраль аеннан президент Хөсни Мөбәрәкнең вазифасыннан китүенә ирешелгән халык күтәрелешләре башланганнан бирле бу бишенче диверсия булып тора. Һөҗүм өчен җаваплылыкны беркем дә үз өстенә алмады.

XS
SM
MD
LG