Accessibility links

Кайнар хәбәр

Брейвик Норвегиядә тагын берничә һөҗүм әзерләгән


Норвегиядә террор гамәлләре корбаннарын җирлиләр
Норвегиядә террор гамәлләре корбаннарын җирлиләр
Норвегиядә 22 июльдә ике террор һөҗүме өчен җаваплылыкны үз өстенә алган экстремист Андерс Брейвик, тагын берничә корылмага һөҗүм итәргә җыенган булуын белдергән.

Бу хакта җомга көнне Брейвиктан ун сәгатькә якын сорау алган полиция хәбәр итә. Полиция Норвегия мәгълүмат чараларының Патша сарае һәм хакимлек итүче Лейбористлар фиркасенең Ослодагы офисы да террор һөҗүмнәре хәдәфе булган дип белдерүләрне кире какты.

Ослода хөкүмәт биналары янында шартлауда һәм Утойя утравындагы яшьләр җәйләвенә һөҗүмдә 77 кеше үлде. Җомга корбаннарны җирли башладылар.
XS
SM
MD
LG