Accessibility links

Украинада җомга көнне үлгән күмерчеләрнең барысының да мәете табылды


Җомга көнне Украинада күмер базындагы һәлакәттә эзсез югалган дип саналган күмерчеләрнең барысының да мәетләре табылды. Эзләү-коткару эшләре төгәлләнде.

Бу һәлакәттә барлыгы 37 кеше үлде. 26сы Лугански өлкәсендә "Суходольская-Восточная" шахтасында метан шартлап, ә тагын 11 Донецки өлкәсендәге Бажанов исемендәге шахтада кешеләрне күтәрү һәм төшерү җиһазының ишелүе аркасында һәлак булды.

Украинада бүген матәм көне дип игълан ителде.
XS
SM
MD
LG